Галина Александровна өчен беренчесе шәхси юбилееннан күпкә әһәмиятлерәк. Үз тормыш вакыйгаларын да ул шәһәр тарихына бәйләп искә алырга гадәтләнгән.
– Мин Нурлатны 1941 елдан хәтерлим... – тере күренешләр әңгәмәдәшебезне дулкынландырмый калмады. – Авыр еллар иде бу, бар нәрсә фронтка ярдәм итүгә юнәлтелгән иде. Мәктәптән, укудан соң, каникул вакытларында без балалар да эшли идек. Мин ул чакта Чулпан мәктәбендә укый идем, мәктәпне Нурлатта тәмамладым.
Галина Александровнага безнең якларга күченергә мәҗбүр булган Ленинград укытучыларыннан белем алырга туры килгән. Еллар үткәч, ул үзе дә укытучы һөнәрен сайлаган. Ульян пединститутын тәмамлап, юллама буенча 4 елын эшләгән дә туган төбәгенә кайткан.
– Нурлат – минем тормышым, гаиләмнең, ата-анамның, туганнарымның, дусларымның тормышы. Биредә минем улым укыды. Ул да минем кебек үк гел бирегә тартылды, аны күп кенә кешеләр аңлый да алмады хәтта.
Бу аның аклануы түгел, күңел халәте иде. Без бит үз биографиябезне үзебез төзибез, аның
зур булмаган тарихын язабыз. Галина Александровнада ул кайчак үзеннән-үзе, гади кызыксынудан туа. Әмма нәкъ шул тойгы аңа саллы багаж тупларга, туган як тарихын өйрәнергә, Нурлат үсешенә үз көчләрен куйган якташлары тормышы турында күп нәрсә белергә булышкан да. Аларның күбесе Галина Александровна 7 ел эшләгән район газетасының кызыклы язмалары геройларына әверелгәннәр. Ул чакта газета “Октябрь колхозчысы” исеме белән чыгарыла. Макеева исә хәзер дә газетаның тугры дусты булып кала, өстәлендә–пөхтә итеп куелган газета аның кулы тигәнне көтә. Истәлекләрендә КПССның район комитетында эшләгән еллары да яңарды. Нәкъ шул елларда Галина Александровна күп әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән таныша. Аңа Владимир Высоцкий концертында булырга туры килә, ул аңарда Лайма Вайкуледан да ныграк тәэсир калдыра. Ә Алла Пугачева концертын ул примадонна булганчы ук Нурлатта күргән була. 60нчы еллар башында, Алла Борисовна Куйбышев филармониясендә эшләгәндә авыллар буйлап еш гастрольдә була. Әмма аның иң якты хатирәсе булып Нурлатта Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры чыгышы саклана. Юкса, ул тәҗрибәсез тамашачы түгел: әлеге балет куелышын ул Свердловск һәм Кремль театрларында да караган була. Әмма Нурлат сәхнәсендә куелган балет күңеленә онытылмаслык булып сеңә. Җәмәгать эшендә кайнаган вакытлары да онытылырлык түгел. Ул еллар күбесенчә Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее белән бәйле. Ул экспозицияләрне формалаштыруда актив катнаша, “Нурлат җире горурлыгы” китабын төзүчеләренең берсе дә. Музейга Галина Александровнаның мөнәсәбәте аерата үзенчәлекле, ул аны аңларга һәм яңартылып торырга тиешле тере организм белән чагыштыра.
–Галина Александровна тарихи үткәнгә сак карашы белән безгә үрнәк,–ди музей директоры Флюра Морзаханова.–Музей советы әгъзасы буларак, ул бүгенге көнгә кадәр Нурлатның тарихи истәлеген саклауга булыша, безнең эшчәнлегебезнең игътибарлы координаторы булып тора. Ул эшкә ваемсыз карашны кичерми торган бик таләпчән остаз, һәр сүзе өчен югары җаваплылык тою аның алтын кагыйдәсенә әверелгән.
Галина Макееваның бай эчтәлекле тормышында барлык вакыйгаларны санап бетерү мөмкин түгел. Аның язмалары да берничә китап итеп тупларлык җыелган инде. Әмма тынгысыз юбиляр һаман да эзләнүдә. Ул әле яңа идеяларга бай һәм алар белән теләп уртаклаша. Мине дә бусагага кадәр озатып:” Менә языгыз әле сез...”–дип иҗат оеткысын салып җибәрде. Әмма бусы инде–аерым тарих.