Тыл ветераны Маннапов Муллахмәт Миннехуҗа улы1932 елның 17 февралендә Саба районы Иске Икшермә авылында туган.
9 класс белеме бар. Сугыш башлануын радиодан ишетә, ул вакытта аңа 9 яшь була. Бик яшь булуына карамастан ул да, башкалар кебек үк, колхозның барлык эшләрендә дә катнаша: басуда да эшли, терлекләр дә көтә, урман да кисә. Көченнән килгәнчә дшманны җиңәргә үз өлешен кертергә тырыша. Ашарга ризык, кияргә кием булмый. Тик, шулай булса да, Бөек Җиңүгәышанып яшиләр.
Армия хезмәтеннән соң, тракторда, комбайнда эшләгән. Гаилә корып 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, улы тәрбиясендә Иске Икшермәә авылында яши.