Әтием 1921 нче елгы ачлык чорында Себергә китеп эшләп кайтканнан соң, Казандагы аэродром төзүгә ат белән эшкә китә. Сугышка җибәрү өчен бездә атлар әзерлиләр иде, ул шунда озак еллар эшләде. Колхозда лобогрейкада эшләде. Сугыш чорында эшләгәне өчен “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә. (тыл ветераны Шәмсетдинов Шәйхелислам истәлекләреннән).