Марданова (Гыйльфанова) Корбанбикә Гыйльфан кызы 1931 нче елның 11 нче августында Саба районы Төбәк авылында гади эшче гаиләсендә туа. 1938 нче елда Төбәк җидееллык мәктәбенә укырга керә, 1945 нче елда мәктәпне тәмамлый. Укырга китап - дәфтәрләр табу кыен булган, китап битләренә язганнар, сумка булмаган, китапларның булганнарын яулыкка төреп йөргәннәр. “Кияргә кием юк, нәрсә бар шуны киеп укыдык, ашарга да юк иде.Черек бәрәңге, алабутадан күмәч катырып ашадык. Яз көне күтәртмәле чабата киеп йөри идек. 7 класс бетерүгә, урман кисәргә йөрттеләр, җәй көне әниләр белән урак урып, учма бәйләдек. 10-13 яшьләрдә колхозда эшләдек”, - дип искә ала Корбанбикә апа.
1941 нче елда сугыш башлана. Бу хәбәрне урамда ишеткәннәр. Авылда кеше калмаган, барлык кулына корал тота алган ир-атларны сугышка озатканнар. Аталарны да, ирләрне дә җибәреп бетергәннәрәр.Халык җәй көне кырда, кыш урманда булган. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калган.
Корбанбикә апа 1956 нчы елда Төбәк авылы егете Марданов Кәнәфи белән гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Ул 1955-1986 нче елларда элеккеге “Победа” колхозында умартачы ярдәмчесе,соңрак “Кибәче” совхозында умартачы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ял итәргә туктамый. Бары тик 1996 нчы елда гына ял итә башлый. Хуҗалыкта да умарта тоталар.
“Сугыш елларының авырлыгы турында язып кына бетерерлек түгел. Күпме авырлыклар күрдек без. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип сүзен тәмамлады Корбанбикә апа.
Әйе, сугыш вакытында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар кичергәннәр. Безгә аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын.Ил азатлыгы өчен үзләренең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Бүгенге көндә Корбанбикә апа Төбәк авылында улы һәм килене тәрбиясендә оныкларына куанып гомер кичерә.