Мәхмүт Латып улы 1916 елның 11августында һәм РозаМөхәмәтҗан
кызы 1921 елның 5нче июлендә Кукмара районы Мәмәшир авылында туалар.
Сугыш чорында Мәхмүт абый Яныль авылында машина- технология
станциясендә тимерче, э Роза апа колхозда бригадир булып эшли. 1960нчы
елның апрель аенда Латыповлар гайләсе Саба урман хуҗалыгына күченеп
киләләр. Монда Мәхмүт абый тимерче-слесарь булып, ә Роза ханым балалар
бакчасында фидакарь хезмәт куя.
1963 елда Латыпов Мәхмүт Латып улы “Коммунистик хезмәт ударнигы”
исеменә лаек була һәм “Хезмзт ветераны”, “Бөек җиңүнең 50 еллыгы”, “В.И.
Ленин тууына 100 ел” медальләре белән бүләкләнә. Латыпова Роза
Мөхәмәтҗан кызы IIнче дәрәҗәле ана медале белән бүләкләнә.
Мәхмүт ага 2003 елның 20нче июнендә, Роза ханым 2002 елның 19нчы
апрелендә вафат булалар һәм Лесхоз бистәсе иске зиратында җирләнәләр.