Туган көне - 1928 елның 5 январе.
Яшәү урыны - Сарман районы, Джалиль поселогы.
Сонгы эш урыны - Буралы авылы жирлегендә, авыл китапхәнәсе.
Сакина Закировна 1978 елнын март аена кадәр авыл китапхәнәсендә хезмәт куеп пенсиягә китә. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. -Эш урыныннан да онытмыйлар, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр жибәрәләр, хәлләрне сорашып торалар- ди ул.
Джалильнефть оешмасында эшләуче Мифтахов Мәхмут белән 5 бала үстерәләр. Бугенге көндә аларның 4се исэн-сау үз тормышлары белән яшиләр:
-улы Ленар, хатыны Нәжибә белән Себер якларыннан Буралыга кайтып төп нигездә яшиләр;
-улы Фэхим хатыны Нурдидә белән Азнакайнын Яна -юл бистәсендә яши;
-кызы Фәйрүзә Уразай мәктәбендә укыта;
-кызы Гөлназ Себер якларында яши.
Сакина Закировна 1997 елны бергә гомер иткән томыш иптәшен бакыйлыкка озата.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Олыгайган көндә тормыш иптәше эшләп алган, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирада бер үзе яши. Миннекамал Харисовна хәрвакыт балаларынын, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши, 7 оныкның һәм 9 оныкчыкнын яраткан әбисе ул.