Минаев Салих Миннегали улы 1926 нчы елның 27 апрелендә Саба районы Курсабаш авылында туа.Әтисе ике сугыш ветераны: Гражданнар сугышында генерал Чанышев дивизиясендә була; Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр сугыша. Җиңүне Киннесберг шәһәрендә каршылый. 1937 нче елда тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителә. Төрмәдән үз теләге белән сугышка китә. Авылга тугыз ел узгач кына кайта. Хатыны Әминә, ягъни Салихның әнисе биш баланы шул елларда ялгыз үстерергә мәҗбүр була. Иң олы ир бала буларак бөтен авырлык Салих җилкәсенә төшә. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрә. 1943 -1944 нче елларда 1926 нчы елда туганнарны сугышка ала башлыйлар. Сугышка алынырга аның буе җитми, авырлыгы да аз була. Үзе кебек медицина комиссиясе үтә алмаганнарны җыеп, Кузбасс шахталарына җибәрәләр. Ул анда күмер дә чыгара, шахта өчен кирәк булган терәүләр өчен урманын да кисә. Авылга 1950 нче елны гына әйләнеп кайта.
1951 нче елның июлендә өйләнә. Хатыны – Сабира Барый кызы белән биш бала үстерәләр,59 ел бергә торалар. 2010 нчы елны хатыны гүр иясе була. Ундүрт оныгы, унҗиде оныкчыгы бар.
Салих абый дистә елга якын Яңа Чүриле сельпосында йөк ташучы булып эшли. Берничә ел Шәмәрдән урман хуҗалыгында хезмәт куя. Озак еллар Яңа Чүриле психоневрологик интернатында төрле эшләрдә эшли. 1986 нчы елны шул оешмадан пенсиягә чыга,1987 нче елның июнендә эштән китә.
Төрле елларда “Победа” колхозында төзелеш эшләрендә катнаша, көтү дә көтә. 1996 нчы елларга кадәр, сәламәтлеге нык какшаганчы, бригадир кушкан эшләргә йөри.
Хәзерге вакытта Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында кызы Зәбидә тәрбиясендә яши,вакытлыча шунда үсәптә тора. Беренче группа инвалид. Начар ишетә, күзе дә күрми, аяклары да йөрми. Хәтере әйбәт, күңеле, башы сау.