Минемуллин Самигулла Шәфигулла улы.
1909 елда Кукмара районында туган, гвардия майоры. Хәрби хезмәткә 1931 елда алына. Ул авылның иң беренче комсомолларының берсе. Гомерен Кызыл Армиягә багышлаган кешеләрнең беренчесе. Сугышчан Кызыл Байрак орденына да беренче булып авылда ул лаек була. 1932 елда командирлар әзерләү курсларында укый һәм аны тәмамлагач ул взвод командиры була. Бер елдан соң аны Ерак Көнчыгышка күчерәләр һәм ул анда сапер батальонында рота политругы булып хезмәт итә. 1941 ел башында аларның частен Белоруссиягә күчерәләр.Авыр сугыш елларында ул өч мәртәбә чолганышта кала, 3 мәртәбә яралану газаплары аша үтә.
Самигулла Минемуллин Кызыл Байрак, 2 Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 14 медаль белән бүләкләнә. 1946 елда ул Казанга кайтып урнаша, озак еллар милиция органнарында эшләп пенсиягә чыга.