Мингалеева Минбәян Сәхәбетдин кызы 1929 нчы елның 11 нче мартында 8 нче бала булып дөньяга килгән. Әтисе -Сәхәбетдин Сәләх улы, әнисе - Хәдичә Гыйззәт кызы. Аларның 10 балалары булган: Вәлиулла, Исхак, Әминә, Шиһап, Ибрай, Хаҗәр, Мингаян, Минбәян, Гаҗилә, Мөхәммәт. Әниләре 10 нчы баланы тапканда 38 яшендә үлгән. Бу вакытта Минбәян апага 4 кенә яшь булган. Әтиләре Сәхәбетдин абзый, башка гаилә кормыйча, балаларны тәрбияләп үстергән. Үсә-үсә бер-берсен караганнар, ярдәм итешкәннәр.Мингалеева Минбәян апа 5-6 ел укыганын хәтерли. Укыткан укытучыларын да тирән хөрмәт белән искә ала. “Безне Галия апа, Нәҗип абый, Мәймә апалар укытты”,- ди Минбәян апа. “Дустым Булатова Мөнирә белән бергә укыдык, бер партада утырдык. Мин бик укырга ярата идем, тырышып укыдым”, -дип искә ала ул. Мәктәпне тәмамлагач, бакчага эшкә чыккан. Монда яшелчәчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар кәбестә, кыяр, суган, помидор үстергәннәр. Кул белән утыртып, чүбен утаганнар, көянтә- чиләк белән Камали күленнән, Кайнывактан ташып су сипкәннәр. Носилка белән фермадан тирес ташыганнар, тынчу парникларда эшләгәннәр. “Мин 1943 нче елдан бирле эшләдем. Балалыкны бер дә хәтерләмим”, - дип сөйли Минбәян апа.
Сугыш башлангач бертуган абыйлары сугышка киткән. Шиһап абыйсы балык тоткан вакытында сугыш башланганын ишетә. Кармакларын суга ташлап өйгә ашыккан. Өйдә инде аны сугышка повестка көтеп торган була. Шиһап, Ибрай абыйлары сугышта үлеп калган. Минбәян апаның әтиләрен дә сугышка алганнар. Тормыш авырлыгын алар бу елларда нык сизәләр. Сугыш тәмамлангач әтиләре туган якларга кайткан.
Минбәян апа 1948 нче елда Исхак исемле егеткә кияүгә чыккан. “Дустым Мөнирәнең хәлен белергә бара идем, Кашаф Габдулы белән урлап алып кайттылар мине”, - дип елмаеп искә ала ул көннәрне Минбәян апа. Исхак абый шулай ук сугыш юлларын үтеп, яраланып кайткан була. Аны кәнсәләргә секретарь итеп эшкә алганнар. Кияүгә чыкканда Минбәян апа бик яшь булган. Иренең әнисе гел язылышыгыз инде дип торгач, Исхак абый язылышу кәгазе алып кайтып биргән. Исхак абый сугыштан минага эләгеп аяк бармакларын өздереп кайткан була, аңа группа биргәннәр. Минбәян апа “Эшләмә, өйдә балалар белән генә бул”, - дигәндә дә “Эшлим, өйдә генә утырмыйм”,- дип җавап биргән. Шулай итеп ул бөтен гомерен эшкә багышлаган. Сугышка оек- бияләйләр җибәреп торганнар. “Авылга да солдатлар килгән иде. Аларны ашатып чыгардык, өйдә дә кундырдык. Ул елларны тәрәзәләрне такта белән томалап куйдык”,-дип искә ала Минбәян апа.
17 яшеннән Атабай урманнарына утынга җибәргәннәр. 1 ай кайтмыйча тураганнар. Мунчага дип кайткач, милиция белән кире куганнар. Араларында олылар да булган. Бу яшьләр белән норма җыеп булмас дип аларны арага кертмәгәннәр.Яшьләр үзләре генә эшләп утынны кубометрлап өеп куйганнар һәм нормалары тулгач, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Эш көнен тамга белән генә билгеләп барганнар, акча булмаган. Эш көннәренә ашлык белән түләгәннәр.
“ Аякта чабата иде. Ә без чабаталарны да бәйли белми идек. Кигезә белгәннәр безгә ярдәм итә иде”,- дип искә ала Минбәян апа. Аулак өйләрне дә исендә тота ул. “Шәми Мәсерләренә гел аулак өйгә бара идек. Элеккеге дуслардан 4 әү генә калдык шул”,- дип имоңая ул.
Тормыш иптәше Исхак абый белән алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Суфия кызы гына авырып үлгән. Зәлфирә апа, Фәридә апа, Илдар абыйларның хәзер үз гаиләләре. Минбәян апа Илдар улы, килене Гүзәл һәм оныклары белән яши. Хәзерге көндә аның 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар. 1982 нче елда ире вафат булган.
Минбәян апа хәзерге көннәргә тынычлык тели. “Без күргәннәрне башка беркайчан да күрергә язмасын”,- дип дога кыла ул.
Минбәян апа бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Алар:
1) Удостоверение к юбилейной медали «50 ЛЕТ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЕ 1941-1945 ГГ.»
2) Удостоверение к юбилейной медали «60 ЛЕТ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЕ 1941-1945 ГГ.»
3) Удостоверение к юбилейной медали «65 ЛЕТ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЕ 1941-1945 ГГ.»
4) Удостоверение ветерана Великой Отечественной войны.
5) “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”
6) Удостоверение к памятному знаку Республики Татарстан в честь 55-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”