Мингалиев Мөдәррис Минхуҗа улы 1927 елның декабрендә Яңа Салман авылында туган.
1944 елның декабрендә армиягә озатыла. Шуннан соң Ульяновск өлкәсенә җибәрелә һәм анда хәрби ант кабул итә.
Полк мәктәбендә хәзерлек үткәннән соң Көньяк Сахалинда һәм Чукоткада хезмәт итә.
1951 елда демобилизацияләнә һәм күп еллар “Салман” совхозында комбайнчы булып эшли.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.