Мингалиева Зәмзәмия Хәмидулла кызы 1929нчы елның 28 нче декабрендә дөньяга килә. Сугыш елларында “Яңа Ил” колхозында төрле хезмәтләрдә эшли. Сугыштан соң “Яшь көч” колхозында келәтче ярдәмчесе булып эшли. 1985 елга кадәр шул ук колхозда эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә. Зәмзәмия апаның 3 баласы, 8 оныгы. Бугенгесе көндә Түбән Әлки авылында улы тәрбиясендә яши.
( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).