Миннебаев Габделәхәт Гаталхак улы
1923 елның 6 сентябрендә Кәтем авылында дөньяга килә. Башкортстанга күчеп китеп яшиләр, 1938 елда кайталар. Мәктәптә 3 класс укый. Басуда чәчү, урып-җыю эшләрендә кече яшьтән эшли. 1943 елның сентябреннән 1948 елга кадәр армия сафларында хезмәт итә. Монголиядә, сугышка әзерлек алып барыла, көчләр туплана. Манчжуриядә Япон гаскәренә каршы сугышырга туры килә. “1945 елның сентябрендә Харбин шәһәрен алганда командир сугыш бетүе турында хәбәр итә”- дип искә ала. Шул чорны сөйли башласа күз яшьләре каплый, сугыш елларын авырлык белән искә ала. Сугыштан кайтып Кәкре-Елга авылында тормыш иптәше Җәмилә апа белән дүрт малай бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Колхозда ат караучы булып эшли, көтү көтә. Пенсиягә чыккач та МТС та каравылчы булып эшли. Күп орден –медальләре, наградалары бар.