1927 нче елда Олы Нырты авылында туа.
“1941 нче елда, сугыш башланганда, 7 нче классны тәмамлаган идем. Әтием Беренче дөнья сугышыннан инвалид, аяксыз кайтып, дүрт ел урын өстендә ятты, 1938 нче елда вафат булды. Сугыш вакытында “Чулпан” колхозында эшләдек. Атларга икмәк төяп Казанга кадәр алып бара идек. Җәйләрен көтү көттек. Авыр вакыт иде. Колхоз бәрәңге утырта иде. Җирен кул белән китмәннәп, кул белән казып ала идек. Басуда калган черек бәрәңгене юып, киптереп, он итеп, төеп күмәч пешерә идек. Сугыштан соң Арташ мәктәбендә укыттым (Казандагы педагогия училещесының 3 курсын тәмамладым), бухгалтериядә, кибеттә, пекарняда эшләдем”.
“1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325553 от 28.09.1948)