Миннемуллина Рәисә Фәйзрахман кызы 1930 елның 18 декабрендә Саба районы Тимершык авылында, гаиләдә икенче бала булып туа. 1934 елда Лесхоз бистәсенә әти-әниләре белән бергә күчеп китәләр. Башлангыч белемне Нырты авылында ала. Үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килә. Илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Аның әтисен Файзрахман Ахмади улын да сугышка алалар. Ул Смоленск шәһәрендә вафат була.
Рәисә Фәйзрахман кызы сугыш елларында лесхоз ярдәмче хуҗалыгында яшелчә үстерүдә катнаша, көз көнне бәрәңге алу, Шәмәрдәндә чыршы кайрысы төшерү, урман кисү, вагон төяү һәм бушату эшләрендә зур көч куя.
1954 елда Миннемуллин Мансур Миннемулла улына кияүгә чыга.Алар ике малай һәм өч кыз устерәләр. Рәисә Файзрахман кызы урман хуҗалыгында башта төрле эштә эшләүче, аннары урман хуҗалыгының конторасында җыештыручы булып эшләгән, 1980 елда лаеклы ялга чыккан.
Улы Рамазан һәм килене Дания тәрбиясендә яшәп Рәисә Файзрахман кызы 2015 елның 12нче июнендә вафат булган. Ул Лесхоз бистәсенең яңа зиратында җирләнгән.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Рәисә Файзрахман кызы “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел», «Бөек Җиңүгә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән.