04.11.1932.
Әлки районы Югары Әлморза авылында туган. Сугыш башланган вакытта аңа бары 8 яшь булган. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. 1942 елда инде хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә. Хәлидә апаның әнисе Зәйтүнә, өч бала белән ялгыз кала. Шул ук вакытта олы абыйларын фронтка алалар. Олы кыз булганга, гаиләгә булышу вазыйфасы Хәлидә апа җилкәсенә төшә. Ул әнисе белән кырга эшләргә чыга.
Хәзерге вакытта Чуаш Кичүе авылында кызы Гөлҗиһан апа янында кадер хөрмәттә яши.
(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы.)