Минвалеева Минниса Сабир кызы 1930 елның 23 нче февралендә Питрәч районы Шәле авылында беренче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә дүрт бала үсәләр. Яшьтән дуңгыз, сарыклар карый, урман кисәргә йөри, юл төзүдә катнаша. 1953 елда Пәрәү авылы егете Исламга кияүгә
чыга. Биш бала устерәләр. Яшелчә бакчасында эшли.
“Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бугенге көндә балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.