Мирхәйдәрова Әминә Мирхәйдәр кызы Иске һәм Татар Икшермә мәктәпләрендә белем алган, 7 сыйныф белеме бар. Сугыш нужасын да, ятимлек ачысын да күргән кеше ул. Әти – әнисе мул тормышлы кеше булган. Әтисен, колхозга кермәгән өчен, йортларын талап, малларын алып, сөргенгә сөргәннәр. Өйләреннән май заводы ясаганнар. Гаиләне өйдән куып чыгарганнар. Алар кечкенә генә мунча кебек өйдә яшәгән. Ул вакытта бәләкәй Әминәгә 11 яшь була.
Сугыш елларында өлкәннәр белән бергә Әминә апа кырда урак урган, көлтә җыйган. Авылдашы Суфия апа трактор йөрткән, ә ул чәчкечтә йөргән. Кияргә кием, ашарга ризык булмаган.Черек бәрәңге, алабута ашаганнар. 15 яшендә әнисе дә улеп киткән.
Әминә апа Фәйзуллин Тимергали Тимербай улы белән 1953 нче елда гаилә корып, биш бала тәрбияләп устергәннәр. Бүгенге көндә 4 малае вафат.
Бүгенге көндә Әминә апа иң олы кызы Гөлчәчәк апа тәрбиясендә яши.