Тыл һәм хезмәт ветераныМирхәйдәрова Әминә Мирхәйдәровна1928 елның 25 нче мартында Иске Икшермә авылында туган.
Әминә апа Иске һәм Татар Икшермәләрендә 7 сыйныф тәмамлаган. Ул ятим үскән. 11 яшендә әтидән калган. Әти – әнисе мул тормышлы кеше булган. Әтисен, колхозга кермәгән өчен, сөргенгә сөргәннәр, йортларын талап чыкканнар. Ул өйдән май заводы ясаганнар. Әминә апаны өйдән куып чыгарганнар. Ул кечкенә генә мунча кебек өйдә яшәгән.
Сугыш елларында Әминә апа кырда урак урган, көлтә җыйган. Суфия исемле апа трактор йөрткән, ә ул чәчкечтә йөргән. Черек бәрәңге, алабута ашаганнар. 15 яшендә әнисе дә улеп киткән.
Әминә апа Фәйзуллин Тимергали Тимербай улы белән 1953 нче елда гаилә корып, биш бала тәрбияләп устергәннәр. Бүгенге көндә 4 малае вафат. Әминә апа иң олы кызы Гөлчәчәк апа тәрбиясендә яши.