Район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның өенә барып, аларны Җиңү көне белән котлап, җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәһәрдә яшәүче Мирсалих Янгиров та район башлыгыннан котлау кабул итте. Разиф Кәримов ветеранга үз исеменнән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, “МНКТ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Тимур Шәймиевнең бәйрәм уңаеннан бүләкләрен тапшырды. Мирсалих аганы Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары исә матур чыгышлары белән сөендерде.Мондый котлаудан, игътибардан Мирсалих абый бихуш калды. Күңел булу өчен күп кирәкми шул. Ветеран күптән түгел 92 яшен билгеләп узган.Мирсалих ага тумышы белән Башкортстанның Шаран районы Ташлык авылыннан. Сугыш башланганда яшүсмер була ул. Әтисе, сугышка китеп, яраланып кайта. Бертуган абыйсы исә Ленинград камалышында калып үлә. Шанлы елларда яшүсмер Мирсалих терлекче булып эшли. 17 яше тулыр-тулмас аны 1943 елда фронтка алалар. Владивостокка эләгеп, 130нчы пехота полкының 53нче дивизиясендә япон солдатларыннан хәрби складларны саклый.Сугыш беткәннән соң да армия хезмәтен дәвам итә ул. Кыскасы, фронтка алынган көннән алты ел узгач кына туган авылына кайта.
Сугыштан соңгы авыр еллар... Мирсалих Свердлау якларына торф чыгарырга китә. Бераз зимагурлыкта йөреп кайткач, авылның иң чибәр кызы Гөлсылуны гомерлек юлдашы итә. Янгировлар гаиләсе Урыссу поселогына яшәргә күчә. Гаилә башлыгы “Волгоэнергомонтаж”да эшләп, электр станциясе төзүдә катнаша. Биредә аларның кызлары Римма туа. 1957 елда исә яшь гаилә Зәй электр станциясен төзүгә дип эшкә җибәрелә. Мирсалих төзелештә бригадир булып эшли һәм ул зәйлеләр хәтеренә бригадир Мирсалих булып кереп кала.
Гаилә башта баракта яши, бер-бер артлы ул-кызлары туа. Шулай итеп, Янгировлар гаиләсендә биш бала үсә. Мирсалих абый ГРЭС төзелгәч, башка төзелешләрдә катнаша. Гаилә фатирлы, балалар үсеп, башлы-күзле була. Мирсалих ага үзе дә бакча эшләрен ярата, балаларына да хезмәт тәрбиясе бирергә тырыша. Гомер иткән карчыгы Гөлсылуны бакыйлыкка озатканына да дистә ел инде, ике улын да җирләгән. Кайгыларны хәрәкәттә булып, бакчасында эшләп җиңгән ул. Хәзер ага авырлык белән йөри, ил-көннәр тынычлыгын тели. Ул хәзер өлкән кызы Римма тәрбиясендә яши.-Әтиебез кирәк чакта йомшак та, кирәк чакта таләпчән дә була белде. Әниебез белән матур гомер иттеләр, аны һәм улларын югалту хәсрәтен авыр кичерде ул, - ди Римма.Ветеранның урыны җылы, йомшак, тәрбияле ул. Ялларга аның янына кызлары, бихисап күп оныклары җыела. Җиңү көнендә исә ул яшәгән йорттан балалары-оныклары, туганнары өзелми.