Бертуган Нуриевлар (Нуруллиннар)
Заһидулла Нуруллович (12.12.1892 - 1968)
Насыйбулла Нуруллович (12.8.1897 - 17.2.1942)
Әтиләре - Нурулла Габделвәли (1850 - ?)
Үз әниләре - Бәдрелниса (1860-1940) Мөхәммәдвәли Корбангали кызы
Бертуганнары (үз әниләреннән): Хәсән (1886-?) игезәге Хөсәен (1886-1888), Фәвазелниса (Фәйзелниса, Хөснетдинов Кәлимулла (1878-1961) - хатыны) 1888 - 1974); Мәүҗүдә 91894-1899), Ибраһим (1900 - ?)
Бертуганнары (карт әнидән): Шәһидулла (Шәйдулла) (1878-1938), Шәмсыруй (1879 - ?), Шәфигулла (1881 - ?), Миңнеҗамал (1883-1888), Шәрифулла (1885-1888), Гыйльмеруй (1892-?), Җамалия (1894 - ?)
Заһидулла да, Насыйбулла да гражданнар сугышында катнашалар. Әтиләре авылда тимерчелек тота. Уллары да бу һөнәрне үзләштереп, дәвам итәләр.
Халык телендә дә “Кузнец Зайдулла”, “Кузнец Нәсип”, аның улы “Кузнец Гомәр” булып калдылар. Әтиләре Нурулла, бабалары Габделвәли булсалар да, фамилияләре Нуриевлар йөрде, күрәсең, Нурулланы кыскартып Нури дигәннәр.
Заһидулла бабай Бөек Ватан сугышына 4.4.1942 алына. Казанда хәрби заводта эшли. 1946 дем-нә. Сугышта һәлак булган улы Мөхәммәтне (1924-1945) язганда гаилә турында тулы мәгълүмат бирелде, аннан карап була.
Хатыны - Зөлхәбирә (1901-1996), Нурулла Морадым һәм Шәмсенөҗүм Мөхәммәдшакир кызы. Заһидулла бабай калайдан - тимердән барлык эш кораллары, комган, таз, чүмеч кебек әйберләр, бизәнү әйберләре ясады, хәтта теш тә алды. Кайбер сөйләүләргә караганда, үз алачыгы бакчасы башында - Инеш буенда булган.
Насыйбулла бабай - 12.11.1941 моб-нә, Тарханга оборона линиясе казырга җибәрелә. Җир ишелеп төшеп, аста кала, көчкә казып алалар. Шуннан авырап, 1942 нче елның башында өенә кайта, 1942 елның 17 февралендә вафат та була. Зирекледә җирләнә.
Балалары: Гомәр (1929), Госман (1931), Гали (1932)
Гомәр абый Кичү урамына өй торгызды, хатыны Мөдфия апа һәм килене Гөлшат яшиләр.
Насыйбулла бабай үзе дә, улы Гомәр дә тимерчеләр булдылар. Төп алачыклары бүген Хәйбуллин Әеп яши торган бакчадагы җимерелгән, сәмән кирпечтән төзелгән сарай иде.
2 нче хатыны - Шакирә (1915-1973) Гафиятулла кызы.
Балалары: Хаҗәр (1935 - вафат), Хәмзә Нуриев (1937).
Шакирә апаның нигезе - Газыймов Мидхәтләр янындагы буш урын (тыкрык буе).