Мөбәрәкшин Әбдерәхим (Габдерәхим) Мөбәрәкша улы
(1895 - 1978)
Гражданнар сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышына 15.8.1942 моб-нә, 7.10.1946 дем-нә. Казанда порох заводында башка авылдашлар белән эшли.
Әтисе - Мөбәрәкшаһ (1860-1958) Мөхәммәдшаһ (1817-1917)
Хатыны - Фатыйма (1905 - 1989), Дәүләтша Бикбау һәм Сәрвәри Хөснетдин кызы.
Балалары: Ибраһим (1927-1958), Исмәгыйль (1929) Түбән Мактамада, Исхак (1931), Гомәр (1941-2005) Әлмәттә җирләнде, Мансур (1949) - төп нигездә яши.
Яшьли үлгән балалары - Салисә (1938-1946), Госман (1948).
Габдерәхим бабай авылда иң хөрмәтле балта осталарының берсе иде - өй бурады, арба-чана, тәрәзә өлгеләре ясады, агачтан төрле өй җиһазлары, кирәк-яраклары ясады. Бу эшне бүгенге көндә төпчек улы Мансур да дәвам итә.