Мөбәрәкҗанова Дания Гариф кызы 1931 елның 12 апрелендә Арча районы Түбән Курса авылындатуа.Дания гади колхозчы гаиләсендә туа. Алар гаиләдә 3 малай, бер кыз үсәләр. Балачагы башка балаларныкы кебек авыр була.
7 нче сыйныфны тәмамлагач,авылдагы дуңгыз фермасына эшкә китә. Нинди генә эш башкармый Дания апа. Тракторда да эшли, урман кисәргә дә бара. “Ашарга җитмәүдән бик интектек. Урмандагы төрле агач яфракларын ашап, утын әзерли идек”-ди Дания апа яшьле күзләрен сөртә-сөртә.
1952 елны Чүрилегә эшкә китә. Ашханәдә эшли. Район беткәч, интернатта санитарка булып эшкә урнаша. 1956 елны Өчиле авылы егетенә кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар үстергән елларда 7 ел фермада эшли. Дания апа хәзерге вакытта балалары ярдәмен тоеп, Өчиле авылында гомер итә.