Юлбат авылының тырыш, уңган, оста тегүче егете Гаптелхәлил Сатыш авылы кызы Сидыкиҗамал белән гаилә корып матур итеп тормыш итә башлыйлар. Тормышларына ямь өстәп, гаиләдә бер- бер артлы дүрт малай һәм бер кыз дөньяга килә: Тимершәех-1919 елда, Мөхәммәтвәли-1921 елда, Галиәхмәт-1925 елда, Сәет-1928 елда, Гыйльмисрүр - 1930 елда. Гаилә башлыгы Гаптелхәлил җир эшкәртә, тегү тегә, ә кышкы айларда өязгә тегү тегәргә чыга. Малайлар сау-сәламәт, таза булып үсеп, кул арасына керә, эшкә ярый башлыйлар. Тормыш алып барулар күпкә җиңеләя төшә. Төпчек кыз әнисенә өй эшләренә булыша, аның ышанычлы таянычы була. Күп балалы гаилә- көчле гаилә, егетләрнең кулыннан эш килә. Үсеп буй җиткәч, өлкән малайлар Тимершәех белән Мөхәммәтвәлине әтиләре үзе белән өязгә алып йөри башлый. “ Аларның өяздән кайтканнарын бик сагынып, түземсезләнеп көтә идек. Уңышлы елларны ат җигеп, күчтәнәчләр төяп, миңа, сеңелләренә күп итеп бүләкләр алып кайтырлар иде. Алар кайткач, туган –тумача, күрше-күлән җыелышып, шау-гөр килеп чәй эчеп, гапләшеп утырырлар иде, әй күнелле булыр иде шул чаклар,” - дип искә төшерә Гыйльмисрүр әби. Колхозлашу башлангач, Гаптелхәлилнекеләр беренчеләрдән булып колхозга керәләр. Анда да сынатмыйлар. Елына 1000 хезмәт көне башкара торган була тырыш, уңган егетләр. Эше барның –ашы бар. “ Хезмәт көненә тигән икмәкне “кызыл олау” белән өләшеп китерәләр иде”, - дип сөйли күршеләре Гаптелхәй абый. Шулай матур гына яшәп ятканда, ил өстенә кара афәт булып, фашист илбасарлары ябырыла. Бөек Ватан сугышы башланып китә. “Ул көнне бөтен авыл халкы җыелып, өмә ясап, Чәбки Саба (Чәүкә) баш- ында сәмәннән ферма төзүдә иде. Малай-шалай ыштан балакларын сызганып, кызлар күлмәк итәкләрен кыстырып, ялан аяклап кызыл балчык измәсе изәләр. Өлкәнрәкләр чиләк, носилка белән балчык, вак салам ташый, олылар әзер измәне кысаларга тутырып тора. Көн матур, кояшлы, эш гөрләп бара. Бер мәлне кемдер, карагыз әле, кара, тузан болыты туздырып Сатыш ягыннан берәү атта чаптыра, дип тынычлыкны бозды. Өлкәннәр шөбһәләнеп, бер-бер хәл булдымы икән әллә, бу кадәр ат куаламас иде, дип эшләреннән бүленделәр. Чапкын безнең янга килеп җиткәч, кисәк тезгенен тартып атын туктатты, ат арт аякларына басты, җайдагы егылып төшә язды һәм ул: “ Сугыш башланган! Герман сугыш башлаган!” - дип халыкка җиткерде дә, Тенеки, Мәртен авылларына таба чаптырды. Хатын-кызлар елаша башлады, ир-атлар җитдиләнделәр, кулдан эш төште, шунда митинг җыйдылар, фашист илбасарларын тиз арада юк итәчәкбез, җиңү безнең якта булачак дип чыгышлар ясадылар һәм халык авыр хәсрәттә өйләренә таралды. Шушы көннән бала чакның рәхәтлеге бетәсен без белми идек әле, - дип искә ала Гыйльмисрүр әби. Икенче көнне үк авылдан ир-егетләрне сугышка озата башладылар. Алар артыннан яхшы, көр атларны да алып киттеләр. Шулай итеп, авылдагы барлык бетмәс-төкәнмәс эш картлар, хатын-кызлар һәм бала-чага җилкәсенә өелеп калды. Урак уру,басудан чиләк тотып башак җыю, көлтәдән кибән кую, эскерт салу, кул белән киндер, җитен йолку (чөнки алар кыска булып үсәләр иде), икмәк сугу машинасын кул белән әйләндерү, кышын келәт эчендә тартма белән икмәк күчерү, каравыл өендә капчык ямау һәм тагын бик күп төрле эшләр башкарырга тры килде шул чор балаларына. Иштуган һәм Шәмәрдән станцияләрендә вагоннарга озын-озын бүрәнәләр төядек. Урманнан ат белән тарттырып алып чыгарлар иде, без шуларны агачтан тәгәрәтеп вагоннарга төйи идек. 13-14 яшьлек кызларның ничек көче җитте икән шуңа дип шаклар катып утырам хәзер. Тору квартираларда иде, авылдашлар бергәләшеп тора идек.Өстебездәге киемнәр матрас та булды, юрган ролен дә үтәделәр. Анда сиңа беркем дә урын-җир әзерләп куймаган. Эштән кайтканда, һәрберебез өйне җылыту өчен, берәр утын пүләне күтәреп кайта идек. Ашату юк, үзең белән өйдән кем нәрсә алып килә ала, шуның белән туклана идек. Ашарга ризык беткәч, атка төялеп, авылларыбызга кайтып китәбез. Яңадан ипи салып, ашарга юнәтеп, кабаттан килә идек. Бер партия кайта, икенчесе килә. Шулай чиратлап эшләдек. Юлбат кешеләре Шәмәрдәндә Кашаф дигән кешегә квартирага туктала идек. Сугыш еллары авыр хезмәт белән, ачлы-туклы тормыш белән безнең бала чакны урлады. Без вакытыннан алда өлкәнәйдек. Матур истәлекләр истә калмаган да. Бер-бер артлы өч абыем сугышка китте, Сәетгәрәй абыйны ФЗӨ га алдылар, сугыш башланган елны әтием вафат булды. Әни белән миңа бик авырга туры килде. Ничек түзгәнбездер, бер ходай үзе генә белә. Ике абыем сугышта һәлак булдылар, өченчесе 1946 елны гына кайтты. Сугыштан соң да тормышлар тиз генә рәтләнмәде әле. 1951 елда бер төркем авылдашлар белән Киров өлкәсенә вагоннар төяргә җибәргәннәре истә калган. Баракларда яшәдек, анда төрле авылллардан, төрле милләт вәкилләре җыелган иде. Ул вакытта урманнан агачларны тракторлар белән чанага төяп алып чыгалар иде инде. Тракторлар урманнан чыккач, көннең кайсы вакыты, һава торышы нинди булуга карамастан, шау-гөр килеп, аларны бушатып вагоннарга төйи идек. Чөнки тракторларны бер генә минутка да тоткарлап торырга ярамый. Октябрь аенда киткән идек, 6 нчы апрелдә генә кайттык. Без кайтканда, көннәр җылыткан, юллар беткән. Сабадан Тенеки аша кайттык, Хәйбрахманнар елгасыннан көчле су ага, чыга торган түгел. Камалетдин абыйның хатыны Миңлебикә, күршеләре белән такта салып, безне чыгарды. Без юкта Камалетдин абый өйләнеп куйган. Авылдан Сәләхов Сәет белән хатыны Мәхтүмә, Тимер Харисе, Мәҗит Тәгъзимәсе бергә идек. Кировтан кайткач, сарыклар фермасына эшкә билгеләделәр. Анда Фәрхулла кызы Саимә, Рәхматулла кызы Тәкминә, Нургали кызы Рабигалар белән бергә эшләдек. Ул елларда атлар юк дәрәҗәсендә, булганнары да арык. Безнең чор кешесенең бер эшләмәгән эше калмады. Ничек түзгәнбездер, хәзер шаклар катып уйлап утырам. Ләкин беребез дә зарланмый торган иде. Хәзерге заман тормышы белән чагыштырам да, хәйраннар калам. Шундый рәхәт, мул, бай томышта яшибез, кадерен генә белегез, безнең чор кешесенең төшенә дә кергән әйберләр түгел бит бу. Без үскәндә туйганчы бер ипи ашасаң иде ул, дип хыяллана идек. Аллага шөкер бу көннәрне дә күрдек. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, бәндәләр сугыш афәтләре,ачлыкны, юклыкны кайтабыз, тиресне чаналарга төяп, үзебез басуга түгә идек. Ул елларда үгезләр дә җигелеп, халыкка хезмәт итте. Урманнан сарыкларга миллек хәзерләп, үгезгә төяп алып кайта идек. Нотфулла абый, үгез җигеп, фермага бәкедән су тутырып ташый иде. Бер төркем хатын-кызлар белән уфалла арбасына икмәк төяп, Түбән Шытсу авылы тегермәненә ферма малларына фураж тартырга барган истә калган.Үзебезнең тегермән ватык булгандыр инде. Шәмәрдәннән арба тартып, симәнә алып кайтулар күп булды инде. Бер арбада ике капчык икмәк, шуны ике кеше бергә тартасың. Кул арбасы белән тартып, Сабага май заводына хуҗалыктан җыелган сөтне меңгезә идек. Иртүк кузгалырга кирәк, көн кызуланганчы, алайса сөт әчи. Безнең чор кешесенең бер эшләмәгән эше калмады. Ничек түзгәнбездер, хәзер шаклар катып уйлап утырам. Ләкин беребез дә зарланмый торган иде. Хәзерге заман тормышы белән чагыштырам да хәйраннар калам. Шундый рәхәт, мул, бай томышта яшибез, кадерен генә белегез, безнең чор кешесенең төшенә дә кергән әйберләр түгел бит бу. Без үскәндә, туйганчы бер ипи ашасаң иде ул, дип хыяллана идек. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдек. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, бәндәләр сугыш афәтләре, ачлыкны, юклыкны күрмәсеннәр иде диеп телим Ходайдан. Тормышның кадерен белегез!” Тыл ветераны, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.