Мөхәмаева Гандәлиф Хәсән кызы 1927нче елның 13нче гыйнварында Чуриле районы Сүлә авылында дөньяга килә.1934 - 1938нче елларда башлангыч белем ала, ягъни дүрт сыйныф тәмамлый.
1938 – 1941нче еллар аралыгында тулы булмаган урта мәктәпне (ТБУМ) бетерә.
1948нче елда Тәтештә авыл хужалыгы мәктәбендә курсларда укып яшелчәчелек һәм кыр ышыклау полосалары буенча техник белгечлеге алып чыга. Аннан соң яшелчәчелектә бригадир вазыйфасын башкара.
Ул урман полосалары, ягъни каен посадкалары утыртуда җитәкчелек итә. Аның көче белән утыртылган каен агачлары бүген дәшаулапүсеп утыралар.
Әбием 1971нче елда хат ташучы булып эшкә урнаша. Уналты ел намуслы хезмәт иткәннән соңәбием лаеклы ялга чыга.
Бугенге көндә Саба районы Сүлә авылында дүрт баласы, биш оныгы, җиде оныкчыгының тәрбиясен күреп, аларның уңышларына сөенеп, барысына шокер итеп кадерле картлыгын кичерә.
Әбиемнең тылда куйган хезмәтләре өчен 1946нчы елда бирелгән «1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен» дигән күкрәк билгесе бар.
Бөек Җиңүнең 50,55,60,70 еллыкларына бирелгән юбилей медальләре әбиемнең тылда куйган хезмәтләренең зур дәлиле булып саклана.