Мөхәммәтшина Мәмдүха Хирдан кызы 1915 нче елның 2 нче апрелендә Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килә.
Сугыш башланганда, ул инде шушы авыл егете Мөхәммәтшин Мөбәрәктә кияүдә була. Сугышка кадәр аларның бер балалары – Раиф туып кала. Мөбарәк абый сугышка киткәндә, кечкенә Раифка бары тик ике генә яшь була. Мөбарәк абыйның ике абыйсы – Хәсәнша белән Әгъләмша, энесе Хан да сугышка алыналар. Һәм алар өчесе дә кире әйләнеп кайта алмыйлар. Бары тик 1946 нчы елда Мөбарәк абый гына исән кайта. Мөбарәк абый сугыштан кайткач, аларның ике баласы - уллары Рифкать һәм кызлары Мәүҗидә дөньяга килә. Ләкин бер уллары Раеф бик яшьләй буранда адашып үлә.
Мәмдүха апа сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли. Атлар да карый, молотилкада да эшли. Авылдагы бөтен эш алар җилкәсендә була, тормышны да алып барырга кирәк. Җиңүгә булган ышаныч бар авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Сугыш беткәч, Мөбарәк абый белән тигез матур гомер итәләр.
Мәмдүха апа 1994 нче елның 24 нче декабрендә вафат була.