Мөхәмәтдинова Маһинур Мөхәммәтдин кызы 1915-2015г.г.
Сугыш башланганда 30 яшьлек хатын, ире Габденур белән ат җигеп сөт ташыган, сугыш башлану хәбәрен дә җәйләүдә ишеткәннәр. Шул елны ук 1 августта Габденур Насыйровны сугышка җибәрәләр. Смоленск ягыннан нибары ике хаты килә аның, шуннан соң хәбәрсез югала. Фронтка киткән ир-атлар урынына колхоздагы эшләр, бөтен тормыш хатын-кызлар, яшүсмер һәм балалар җилкәсенә өелеп кала.
Көнне-төнгә ялгап басуда эшләү, төннәрен фронт өчен жылы киемнәр әзерләү, бала-чага үстерү – барысына да түзгәннәр. Аларның сугыш елларындагы батырлыгы безгә үрнәк. Күп гаиләләрнең ирләре, уллары, якыннары ил азатлыгы өчен сугышта корбан булган... Сугыштан соңгы авыр елларда газиз ирләренең кадерле истәлекләре – балаларын сыңар канат белән аякка бастырганнар, чын кешеләр итеп тәрбияләгәннәр.
Сугыштан соң 50 ел узгач, Маһинур әбекәйнең «Хәтер» китабыннан ире турындагы мәгълүматны укыганда тыела алмыйча елаган.
«Габденур Насыйр улы Насыйров, 1921 елда туган, Тукай районы Тойгуҗа авылы, Ворошилов РКХ моб.гв.к.арм, 29.07.1943 һәлак булган. Орёл өлкәсе, Болхов районы, Войново авылында җирләнгән».
Бу бәйрәмгә ел да сине көтәм, кайтасың да, имеш, ияреп китәм...
Маһинур әбекәй өчен Җиңү бәйрәменнән башка бер бәйрәмнең дә әһәмияте булмаган, гомере буе шушы көнне көтеп яшәгән ул. Әбекәй үз кызын да, ятим калган энесе Җәләлетдингә дә чын ана булып, яхшы тәрбия биреп үстергән.
Гомере буе авылдагы барлык дини йолаларда башлап йөрүче, зирәк Маһинур әбекәйгә халык бик рәхмәтле. Матур итеп Коръән укуы, үзе чыгарган сагышлы бәетләрен тыңлап шаккатасың. Авырлыклар күреп, ялгыз канат белән гомер кичерсә дә, сынмаган-сыгылмаган әбекәй!