1921 нче елның 8 нче декабрендә Язлы Арташ авылында дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала булалар. Сугыш башланган хәбәр яшьүсмер кызларга аяз көндә яшен суккандай булган. Сугыш башлангач, Апас районына окоп казырга алып китәләр.
1944 нче елда Мөһәрләмов Мөбәхәр белән тормыш коралар. 1945 нче елдан конюх булып эшли башлый. Алар алты бала табып, бишесен тәрбияләп үстерәләр. Тыл ветераны хәзерге көндә Язлы Арташ авылында төпчек баласы тәрбиясендә яши.