Мортазин Миннехан Сахипзада улы.
1925 елда Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган, өлкән лейтенант. 1942 елның декаберендә сугышка китә. Аны Можга шәһәренең кече командирлар әзерләү курсларына җибәрәләр, 3 ай укыганнан соң сержант дәрәҗәсендә аларны фронтка озаталар. Бу Смоленск шәһәре өчен каты сугышлар барган чак була. Бу сугышта күрсәткән каһарманлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Һөҗүм сугышларында катнашып, Орел, Брянск, Минск шәһәрләрен азат итүгә өлеш кертә. 1944 елның 16 августында Брест өлкәсенең Семятыче шәһәре өчен барган сугышта ул якында шартлаган мина ярчыкларыннан авыр яралана һәм үлә.