Мостафин Миннемөхәммәт Мостафа улы 1926 елның 30 июнендә
Югары Оштарма авылында эшче-крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.
Аларның гаиләсе дә башка гаиләләр шикелле мобилизацияләнеп Бурят
Монголияга җибәрелә.
Сугыш җилләре Монголиягә дә килеп җитә. Әтисен, ике абыйсын
сугышка озаткач, тормышны алып бару Миннемөхәммәт абыйга кала.
Колхозның бөтен авырлыгы бала-чага, хатын-кыз җилкәсенә төшә.
1943 елда Миннемөхәммәт абыйны армия сафларына алалар. Аны
Улан-Уды шәһәренә хәрби заводка билгелиләр. Фронтта гына түгел тылда да
җиңү өчен көрәш бара. 12 шәр сәгать эшләп егетләр 100әр кг. бомбалар,
снарядлар ясыйлар. Сугыштан шомлы хәбәрләр килеп тора: “срочный заказ”
дип 2шәр смена станок артында эшләргә туры килә. Чөнки һәрберебез белә,
сугышта коралсыз җиңеп булмый. 2-3 елга дип кенә уйланган армия хезмәте
1950 елга кадәр дәвам итә.
1950 елда армия сафларыннан туган якларына әйләнеп кайта.
1952 елның 11 маенда Муллахмәтҗанова Хания Муллахмәтҗан кызы
(5.07.1930 - 5.01.2003) белән гайлә корып җибәрә. Хания апа белән 6 бала
тәрбияләп үстерәләр.
1974 елда барлык гайләсе белән Лесхоз бистәсенә күчеп киләләр.
Миннемөхәммәт абый 1974 елдан Лесхоз урман хуҗалыгында
тракторист булып эшләп, 1986 елда лаеклы ялга чыга.
Кыз-уллары, оныклары белән бәхетле гомер кичерә.
Җиңүнең 50,55,60,65 еллары уңаенан, хөкемәт тарафыннан
тапшырылган медальләренә лаек була.
2013 елның 6 ноябрендә вафат була Лесхоз бистәсе иске зиратына
җирләнә.