1922 нче елның 1 нче июнендә Тимершык авылында дөньяга килә.1930 – 31 нче елларда авылларны күмәкләштерү чорында аларның гаиләләре Лесхозга күченә. Әниләре 1937 нче елны бишенче баласын тапканда үлеп китә. 5 бала белән ялгызы калгач, әтиләре кабат өйләнә һәм яңадан 5 бала туа. Гаиләдә барлыгы 10 бала. Тормыш алып баруы бик авыр була. Ул вакытта дәүләт кеше башына нибары 200гр. он биргән. Ләкин аларның гаиләләре бирешми, урманда торгач бәрәңгене күпләп утыртканнар, шул бәрәңгене кырып он белән бутап бәрәңге ипие салып ашаганнар.
Рукия 9 нчы сыйныфны Сабада торып укыган. Халык хөкем йортында эшләгән. Боек Ватан сугышы башлангач, 1942 нче елны банкта эшли башлый. Шул ук елны аны Балык Бистәсенә 1 айга бәрәңге алырга җибәрәләр. Сугыш чорында төнге сменага амбарда эшлиләр. Банкта эшләп кайтканнан соң, чөгендер чәе генә эчеп яңадан эшкә китүләре бик авыр була. Амбарда иртәнге 6га кадәр эшлиләр. Сәгать 8гә банкка эшкә барасы. Шулай ук иптәш кызлары Рауза, Миннехәят белән өчәүләшеп заготзернода ашлык чистарту машинасында эшлиләр.
Рукия апаның әтисе Сәит абый саулыгы булмау сәбәпле, сугышка бармый. Партийный кеше була. 1947 нче елда вафат була.
1947 нче елда, район оешкан вакытта, Рукия апаны Чурилегә өлкән бухгалтер итеп эшкә җибәрәләр. Анда тормыш иптәше Абуталип белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Абуталип Тәкәнеш кешесе, 1943 – 44 нче елларда сугышта катнаша. Ике кыз, бер малай үстерәләр. Бик авырлык белән эшләп, көн күрәләр. Чуриледә район таркалгач, Сабага кайтып янадан банкка эшкэ керә. 1978 нче елга кадәр банкта эшли.
Хәзерге вакытта Сабада үзе генә яши. Олы кызы – Наилә Казанда яши, Оргсинтез заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Икенче кызы Севостопольдә яши, заводта эшли. Малае Фәрит Калуга өлкәсендә урманчылыкта эшли. Ире Абуталип 1999 нчы елда вафат була.
Рукия апа Бөек Җиңүнең 30, 50, 60, 65, 70, еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнгән. “Хезмәт ветераны” һәм “За доблестный труд в Веливой Отечественной войне 1941-1945 гг..” медальләре бар.