Мотыйгуллин Габдулла Мотыйгулла улы –Бөек Ватан сугышына 18 яшендә 1943нче елның январенда китә. Сталингард фронтына эләгә, трактор заводы территориясендәге сугышларда каты яралана. Фашистларны тар-мар иткәнче сафта кала. Менә шунда Саба егете “Сталинград оборонасы өчен” дигән беренче медален ала. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, Габдулла снайперлык осталыгына өйрәнә, оптик прицеллы винтовканы бик яхшы үзләштерә. Г.Мотыйгуллин Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденлы 97нче укчы гвардия снайперы була. Күп тапкырлар алгы сызыкка чыгып яшеренә һәм дистәләгән фашистны юк итә. 1944нче елның маенда 11гитлерчыны дөмектергән өчен (аларның күбесе офицерлар була) 1944елның май аенда III дәрәҗә Дан орденына лаек була. 1944нче елның 1августында 5нче гвардия армия командующие приход белән аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.
Сандомир плацдармын киңәйтү өчен сугышлар каты һәм рәхимсез була. Мотыйгуллин хезмәт иткән укчы дивизия дошманның 2769солдат һәм офицерын, 70пулеметын, 15танкын, 24 бронимашинасын, 26пушкасы һәм минометын юк итә. Бу сугышта Мотыгуллин яралана, аңын югалта. Госпитальдә сигезенче тәүлектә генә күзен ача. Аны үлгәнгә санап штабтан туган авылына похоронка җибәргән булалар. I дәрәҗә Дан ордены (№2613) Г.Мотыгуллинны 1946нчы елның май аенда үзенең хуҗасын Дрезден шәһәрендә демобилизация алдыннан эзләп таба. Габдулла 150дән артык фашистны теге дөньяга озата. Шуларның 67сен снайпер винтовкасыннан.
Сугыштан исән-сау кайтып, Казахстанда чирәм җирләрен үзләштерүдә катнаша. Ерак Көнчыгышта яшәп хезмәт итә. 1987нче елда Сабага кайта. 1988нче елның 27нче гыйнваренда вафат була. Сабаның бер урамы снайпер Габдулла Мотыгуллин исемен йөртә.