1931 елның 26 нчы январында, хәзерге Теләче районы Орымширмә авылында, колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе - Фәррах, әнисе – Гайшәбану колхозчылар була. Алар биш туган – Мәдинә апа, абыйлары Әгъләм һәм Кәшфи, апасы - Нәсимә һәм энесе Фәнил. Сугыш башланганда, Мәдинә апага 10 яшь була. Бу хәбәрне кайда, кемнән ишеткәнен ул инде хәзер ачык кына хәтерләми. Ләкин олылырның бик борчылганнарын, елашканнарын исендә калдырган. Әтисе карт була, аны сугышка алмыйлар. Ул гел урман кисәргә йөргән, бер китүдә өчәр ай кайтмыйча эшләгәннәр. “Үзем дә шул вакыттан ук кайда, нинди эштә эшли алдым - барсында эшләдем, – дип искә ала ул. - 4 класс белемем бар, сугыш булмаса, бәлки тагын укыган булыр идек әле. Бөтен тормыш безнең кулга калды. Көянтәләп, атларга су ташый идек. Хәтта басуга черемәне дә көянтәләп чыгардык. Иртәнге туң беткәнче өлгерергә кирәк иде. Көч юк, ашарга әз. Аякта тишек чабата. Янсуардан (Кукмара районы) симәнә ташыдык. Пот ярым бодайны су ерып, җилкәдә күтәреп алып кайта идек. Соңрак Саурышка урман кисәргә йөрдек. Үгез җигеп көлтә ташый, агач утыртырга йөри идек. Колхоздагы бер эштән дә калмый идек,” - дип хәтирәләрен яңартты Мәдинә апа.”Сугыш беткән дигән хәбәрне бакчада бәрәңге утыртканда укытучыбыз Разыя апа килеп әйтте. Бөтенебез шатлыктан еладык” ,- ди ул. 1957 нче елда Юлбат авылына Хәбибрахман абыйга тормышка чыга. Дүрт бала үстерәләр: уллары - Данил, Раил, Рамил һәм кызы Гөлнур. Хәбибрахман абый белән 54 ел бергә яшиләр. 2013 елда Хәбибрахман абый вафат була. Бүгенге көндә Мәдинә апа Юлбат авылында улы Раил белән гомер итә. Тыл ветераны, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә.