Мәрдәнов Шәвәли Урта Саба авылында туып үсә. Башта авылда, аннан Ачы авылында русча укый. Яшьтән тимер юл төзелешләрендә, Ижевск корал заводында эшли. 1920-1921 елларда армиядә солдат хезмәте үти. Аннан кайткач Сабада волисполком секретаре, “Эш”кредит җәмгыяте правлениесе председателе, Районга берече “Фордзон” тракторын алып кайта (1928ел). Аннан төрле районнарда җитәкче урыннарда эшли. Татарстан АССРның игенчелек наркомы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Бөек Ватан сугышында (1941-1946) Марданов Шәвәли Исхак улы полк комиссары (в/чб1412).
1946-1950 елларда Татарстан “Маслопром” тресты управляющие,
1950-1952 елларда ТАССРның МВД системасында,
1952-1955 елларда Татарстан “ЛЕСЗАГ” начальнигы,
1955-1957 елларда районара “Загатскототкорм” управляющие,
1957-1959 елларда Норлат-Октябрь май заводы директоры,
1959-1960 елларда Буа май заводы директоры,
1961 елдан персональ пенсионер. 1975 елда вафат.