Мәтҗанов Фазылҗан Сабир улы 1931 нче елның 10 нчы октябрендә Саба районы Төбәк авылында туган. Алар гаиләдә 2 бала булалар.Төбәк башлангыч мәктәбендә 7 класс белем ала.
Сугыш еллары туры килү сәбәпле, Фазылҗан абый тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1949 нчы елны армия сафларына китә. Анда 3 ел xезмәт итеп кайта. Армия сафларыннан кайткач, яңадан тракторчы һөнәрен үзләштерә башлый.Хатыны Тәскирә апа белән 5 бала үстерәләр. Аның күп кенә медальләре бар. 1966 нчы елның 23 нче июнендә “Кызыл Байрак”, 1973 нче елның 7 нче декабрендә “Октябрь революциясе”, 1976 нчы елның 23 нче декабрендә “Ленин” орденнарына лаек була . Фазылҗан абый 2006 нчы елда каты авырудан соң бакыйлыкка күчә.