Автобиография.
Мин үземне белә башлаганда бик рәхәт тигез тормышта үстем. Әти-әни исән-сау, эшлиләр, бер сеңлем, бер энем бар иде. Күршедә генә Менәвәрә исемле кыз белән уйнадык. Менә шул кызның укырга керер вакыты җитте. Мәктәпкә китте. Миңа уйнарга иптәш калмады, ул кыз миннән 2 яшькә олырак иде. Мин шуңар ияреп мәптәпкә дә киттем, берәр ай укыгач, әни мине алып кайтам дип мәктәпкә килгән, яшь әле укырга керергә 2 ел бар дип уйлагандыр. Укытучыбыз Махирә апа «Әйдә йөрсен инде бик теләп йөри бит» - дигәч мин шуннан укып калганмын. 2 ел алдан кергәч, 2 ел алдан бетереп чыктым. Мин 7 нче сыйныфны бетергәч ул елны сугыш башланды, 13 яшьтә идем.
Әти сугышка китте һәм мине бик ныклап колхоз эшенә җигә башладылар, чөнки мин укымыйм, мәктәпкә барасы юк. Шул елны басу түрендә комбайн белән ашлык суктык. Җәйгә чыккач ат белән тырмага йөрдем, утау, урак белән уру, печән чабу, көлтә бәйләү, урман кисү, ат белән тирес түгү, комбайннан ашлык ташу, яз көннәре су ерып аркага капчык асып, симәнә ташу, болар берсе дә миннән калмады. Әле 25 сутый бакчаны китмәнләп бәреңге утырту да безнең өстә иде, җир сөргәндә аңар чиләк көянтә белән су китерә идек. Ашлык сукканда җылыныр өчен ут яккан чаклар да булды. Арыш саламын да, борчак саламын да ягабыз, борчак саламын якканда борчаклары куырыла, шуны ашыйбыз. Бер заман әвесник тубәсенә ут капты, ә ул салам белән ябылган. Әвесник турендә комбайн. Комбайнга ут капса, бетте баш. И тотындык сундерегә, бөтенебез тырышабыз, кем ничек булдыра ала. Шул вакытты комбайнчы Алметов Йосыф абыйның утны сүндерүдә тырышуы зур булды, комбайнны саклап калдык. Үзебез дә җылындык, сулар акты и куандык, и куандык, шул куанычтан эштән иртәрәк кайттык, чөнки ут сүндереп барабыз да шыбыр тиргә баткан идек.
Әти киткән елны Тимершык басуына окоп казырга бардык. Миңгәрдә квартирада тордык. Ул окоп дигәннәре буйга 2 метр, киңлеге 1 метр, тирәнлеге 2 метр иде. Көз көне, салкын бер кат йон бияләй белән салкын, авыр ломнар тотып казыйбыз. Берәр метр җире балчык, аннан китә гел таш, һич ватар хәл юк. Шундагы окоп казыган вакытларны сөйләшкән кешене ишеткәнем юк, шуңар аптырыйм. Газеталарга язмыйлар. Анда окоп казу әллә булган, әллә юк. Шундый авыр эшләрне ник оныттылар икән? Әллә шул вакытта окоп казыган кешеләр үлеп беткәннәрме дим. Мин генэ калдыммы? Чөнки анда мин яшь идем, 13 яшьтә идем.
Аннан мин Сатышта «Дружба» артеленә эшкә кердем. Анда да эшләр жиңелдән булмады. Товарны Казаннан җилкә белән ташып эшләдек. Кыр казлары кебек тезелеп чана тартып Арчага барып кунып, поезд белән Казанга барыр идек. Казаннан товарны алып, Арчадан кире Сатышка кайта идек. Шунысы әйбәт, эшләгән урыныбыз жылы иде, күңелле иде.
Сугыш вакытында аңың түзә алмаслык түләүләре бар иде бит. Бервакыт төнлә канцеляриягә чакырдылар. Төштем.
- Давай, фәлән килә, ит тапшырыгыз, диләр. Мин әйтәм: әле әни өйдә юк, әти янына Сослангерга китте дим, әни кайткач, түләрбез дим. Шуна каршы «агент» сикереп торып, өстәлгә йодырыгы белән сукты. Кара савытлары сикереп шалт итеп өстәлгә кире төштеләр. «Әни дип торасың тагын, син үзең ана булырлык инде» -дип сүкте. Эх, миңа ул вакытты 13 яшь иде, ул сүзләрне ишетәсе килмәгән вакыт. Ул агентны Мичән кешесе диделәр, фамилиясе Нагыймов, исемен белмим. Сарыкка дип төнлә караңгыда 3-4 кеше чыктылар, бакча ягы киртәсе ачык булган, сарыклар бар да бәрәңге бакчасына чыгып беттеләр. Караңгыда бәрәңге арасыннан куып карасалар да тота алмадылар, сарык алып чыгабыз дип килгән кешеләр безгә ачу сүзләре әйтеп сүгенеп китеп бардылар. Тапшырдык без ул сарыкны. Кышкы чатнама салкын көн, әни загатскотка алып менеп бирде. Сабадан сарыкны тапшырып төшкәндә караңгы чак. Йомгалакны чыкканда фәкыйрь генә тар күпер чыгасы иде, шул күперне чыкканда әни суга төшкән, салкын булса да суы катмаган, “лыч” булган (төкерек төшкәнче ката торган көннәр), иптәшләре « - Бар, берәр кешегә кер, катып үләсең бит дигәннәр». Керсә дә алмаш кием кем киертә әле сиңа. Шул боз булып каткан көе 4 км араны кайтып керде. Өстен чак салдырдык, киемдә боз, узе дә боз. Әнине сеңлем Сәрия белән икебезнең уртага алып жылытып, төн чыктык.
Әти сугышка киткән көннәр бер дә күз алдыннан китми. Әтигэ повестка килде, иртүк тордык, август ае иде бугай иртә як. Гобедә әни май яза, әтигә биреп җибәрәсе бар. Күршеләр берсе керә, берсе чыга, урамнан узучылар капканы ачалар да «бүген сезгә икән бу хәсрәт, иртәгә кемгә булыр» - дип әйтеп китәләр. Ул арада булмый ат жигеп гармуннар уйнатып әтине озатучылар жыелды. Елыйбыз. Тау башына кадәр озата мендек. Әти озак кына авылга карап торды. Аннан әнигә «балаларны кара» диде. Тагын ниләр әйткәнен хәтерләмим һәм безне 3 баланы аркабыздан сөеп, башыбыздан сыйпап, балакайларымны согы күрүем дип елады. Без озатып калдык, әти китте, ул көннәр гомер буе күз алдымнан китмәде. Шул китүдән әтиебез кайтмады. Әти киткән елны ук Сослангер дигән кәхәрле урынга туры килгән, андагы мәшхәрне әнием күреп кайтты. Чөнки 2 тапкыр әтигә ашарга алып барды, барганда 80 км араны бер капчык ашау ризыгы күтәреп барганнар, әни сөйли иде, чабаталарыбыз тишелеп бетте, аякларыбызны каты ташлар каты балчыклар җәрәхәтләде, чак барып життек, ди. Төркем-төркем кешеләр нәрсәдер актаралар, эзлиләр. Алар ташланган бәрәңге кабыкларын, ризыкка нәрсә ярый шуны эзләп азапланалар икән. Озак та үтмәде әтиегез күренде, озын бүрәнәне ике кеше ике башыннан җилкәләренә салып килделәр дә шап итеп жиргә ташладылар, ул әти булган, чыдый алмадым, елап җибәрдем, ди. Ул гына да тугел әле, бер агач төбенә барып алып килгән ризыкны ашаттым. Ул үсеп утыра торган агач иде ышанасызмы? ,-ди. Әни әйтә шул агачның кайрысы эчендә кып-кызыл кандала, ди. Анда агач саен шундый кандала булган. Анда бетләр дә күп булган, ничек чыдаганнардыр мескенкәйләрем. Аннан, аларны чыгарып сугышка керткәннэр. Бу 1941 елнын көзе иде, үлгән хәбәре килмәде. Хәтер китабы кулыбызга кергәч, шуннан эзләп таптык, 1942 елнын 6 февралендэ Тверь өлкәсе, Ржев районы, Петелино авылының кырында һаләк булган. Әти сугышка киткәндә әнигә әйткән булган.
«Минем хатымнын азагында түгәрәк булса, туклык дигән сүз булыр, ачлык булса --- сызык булыр» дигән. Әтидән хат килгәч, хатнын азагына озын итеп сызык сызган иде, нәрсә икәнен шуннан аладык инде.
Ат белән тырмага йөрдем дим бит. Мина 14 яшь иде. Ат белән басу түренә ат тырмасын тарттырып бардым. Эшли башлау белән бер малай килде дә тырманы сорый, безнен бригада тырмасы, ди. Ул елларда безнең Оет авылында 4 бригада иде. Без 2 бригада, теге малай 4 нче бригада малае. Тырмада 4нче бригада номеры, бирмим дим чөнки авылдан ук алып килдем дим, тырма өстенә яттым. Шуннан миңа китереп сукты бу, мин дә тырмадан торып аңар суктым, шулай итеп басу түрендә сугыштык. Тәки тырманы бирмәдем. Миннәхмәт Гәләвиев исемле малай идее.
Шулай итеп кыз гомерләре үтеп китте. 1947 елда мин тормышка чыктым. 19 яшь иде.