МУХАМАДИЕВ ГАЙФИ СӘЛӘХ улы 1925нче елда туган. Сугыш башланганда Гайфи абыйга 16 яшь кенә була. Анын да сугышка китәсе килә. Тылда да кирәкле икәнен аңлый яшь егет. Алны-ялны белмичә, ачлы-туклы килеш эшләү бик авыр булса да, булган көчен кызганмыйча эшли бирә.
Сугыш аны уз эченә 1943 нче елның гыйнварында суырып ала. Вурнорский учебный стрелковый полкта өйрәнүләр үткәч, Гаубищный артиллеристлар полкында разведчик булып сугышчан юлын башлап җибәрә. Өченче Белоруссия фронтында сугыша ул.
Туган авылына яшьтәшләре кебек үк 1950 нче елда гына кайтып төшә. Кайтуына унбиш көн дә үтми, госстрахка (бүгенге Росгосстрах) эшкә чакыралар. Шунда ул егерме ел буе башта инспектор, соңрак инспекторлар начальнигы, агент булып хезмәт юлын тәгәрәтә. Тормыш иптэше - гомере буе фельдшер хезмэтен башкарган шәфкатьле Мәрьям апа белән берсеннән - берсе матур, акыллы өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә сигез оныкның кадерле бабасы булып, улы Равил гаиләсе белән матур гына гомер кичерә Гайфи абый.