1921 елның 7 нче декабренда Язлы Арташ авылында туа. Аның яшьлек еллары Боек Ватан сугышы чорына туры килә. Кечкенә чагыннан ук эш белеп үскән кыз-бала авыр сугыш елларында да югалып калмый. Ачлык булганга карамастан, ул авылда колхозда эшли: басудан яшьтәшләре белән икмәк ташый, хәтта ат та җигеп йөрергә туры килә. Ул чорда бик киң таралган урман кисүдән дә Рабига апа читтә калмый.
Авыр хисләр белән Рабига апа Апас районында окоп казыган вакытларын искә ала. Шул вакытта ул сугышның нинди куркыныч, мәрхәмәтсез нәрсә икәнен аңлый.
24 яшендә Рәбига апа Мөфәхәр абыйга кияугә чыга. Мөфәхәр абый ул вакытта кулын яралап, фронттан кайткан була. Куп еллар буе ул колхозда хисапчы булып эшли. Сугышта алган ярасы аңа актив эш алып барырга комачау итә.
Алар Рәбига апа белән биш бала үстерәләр. Дүрт малай: Габдулла, Ильшат, Нурфат, Альберт, һәм бер кыз – Кадрия. Хәзер алар төрле якларга таралып беткәннәр – Казанда, Килдебәктә… Кызганычка каршы, Рабига апанын бер малае инде якты дөньядан киткән.
Рәбига апа бүгенге көндә 95 яшьлек ак яулыклы әби булып төпчек улы Ильшат һәм килене Нәзифә тәрбиясендә яши.