1931 елның 21 январенда Тенеки авылында крестьян гаиләсендә туган. Тенеки башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Белеме 3 класс. Тегермән буасы эшләгәннәр, иген, борчак урганнар, урман кисүгә йөргән. Иштуганда вагон төягәннәр. Плугар булып эшләгән, чәчү чәчкәннәр. Сугыш беткән дигән хәбәрне авыл кешеләреннән ишеткән. Әнисе белән икесе генә яшәгәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы “Искра “ колхозында төрле эшләрә эшләгән. Хәзерге вакытта Ханипов Альберт гаиләсендә, Тенеки авылында яши. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.