Муртазина Магмура Сахиповна
1921 нче елның 3 мартында туа. Мәгмүрәнең бөтен хыялы бик тә шәфкать туташы буласы килә. Казанга туганнары янына юл тота. Укырга керә. Зәйгә эшкә билгелиләр, әмма анда озак эшләргә туры килми поликлиникада.
Сугыш башлана. Кукмара военкоматыннан повестка килә. Аңа бары тик 20 яшь кенә була.
Сугыш турында ишетеп белсәк тә, үз күзебез белән күргән юк бит. Бер көн бирделәр авылга кайтып җылы киемнәрне алырга. Әтисе сәгать ун тирәсендә Казан вокзалына, әни, мин, әти ерак түгел фотога төштек, духовой оркестр марш - варшавянки уйнап, әти товарный вагонда китте, күз яшьләрен мин дә, әни дә әтигә күрсәтмәдек, ул поезд еракка киткәч утырып еладык әни белән. Кичен Мәгмүрә китте санитарный поезд белән Украинский фронтка. Әни бер кич кунгач анасында, авылга кайтып китте, исәнсау кайткан, чөнки вокзалда без киткән кебек авылдашлары очрап бергә кайтканнар. Казан вокзалында бер буш урын да юк иде, шыгырым кеше, елашалар, тавыш. Бик каты яраланмаган солдатларны Смоленскийда ерак түгел часть- госпитальга илттек, калганнары 100 артык солдатларга, поездда я операция, я ярдәм күрсәтеп юл тоттык Казанга госпитальга. Госпитальгә китерелгән солдатларның, офицерларның исәбе юк, чутсыз. Көненә 100 кешегә ярдәм күрсәтәбез, кара канга баткан, ул ак халат балчык төсендә була, өс – башларыбыз пычрак, кичкә тәмам аяктан егыла идек, табан асты кызу була иде. Яшь солдатларның авыртуга түзә алмыйча ыңгырашуларны йөрәкләр әрни иде, аларны юатып хәзер була диеп, күңелләрен төшерми идек – бергә еладык, алга таба ияләндем. Буш вакыт та бик аз була иде. Моңсу җырларны җырлап күңелләрен күтәрдем, татарча җырларга тырыштым.
Госпитальда төрле милләттәшләрдән солдатлар, сүзләрен аңламасалар, да тагын җырла әйдә дип әйтүче булгалады, яралары онтылган шикелле була иде. Төрле госпитальләргә илттек, шуның берсендә үземнең әти белән очраштым, соңгы очрашу булды. Госпитальләр Казанда тулып торды, берсенең яраларын чистартып бәйлисең, икенчесенә врач белән операция ясыйсың. Почти тәүлекләр буена йокламадык,- диде әни. Фронт алга таба барды, без алга барган яраланган солдатларны ташып тордык, безнең путь г. Казань – мәктәпләр госпитальләргә әйләнде. Поезд кайда барганын әйтми иде, юлда диверсия булмасын өчен. Әй бу сугыш бик күпләрнең гомерен алды. Бу сугышта батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен, Хезмәт ветераны, һәм башка бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнде. Гомере буе авылда медпунктта фельдшер булып эшли. Сугыштан соң бик авыр, утын юк ягарга, авыртучылар күп, төрле якка тирә авылларга бара: Олыяз, Казаклар, Купка, Адай, Аш – Буҗи һ.б. Ярый әле ат җигә белә идем. Көзен кышкы салкын, пычрак, тиф, скарлатина һ.б. авыру. Тырышты, зарлану белмәде, ярый әле өйдә, кайткач, хәлен иремнең әнисе ипи, аш пешереп, гөрләп тора өй бала-чага белән.
Кызы Гилязиева Сурия истәлекләреннән язылды.