1930 елның 5 июлендә Кукмара районы Югары Ошторма авылында
гайләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Җиде класс бетергән. Сугыш
чорында “Алга” колхозында хезмәт куйган, урман кисергә йөргән, акоп
казырга җибәргәннәр. 1948 елда “1941-45 елда фидакарь хезмәте өчен”
медаль белән бүләкләнә.
1952 елда Мустафин Миннемөхәммәт улына кияүгә чыгып алты бала
тәрбияләп үстерәләр. 1962, 1964 елларда беренче һәм икенче дәрәҗәле “Аны
даны” медале белән бүләкләнә.
1974 елда гайләсе белән Саба районы Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр.
Монда ул Саба лесхозында сувенир цехынды эшләп 80 елда пенсиягә чыга.
“Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медалләре белән бүләкләнә.
2003 елның 5 январендә вафат була, Лесхоз бистәсе иске зиратында
җирләнә.