1912 нче елның 28 июнендә Әгерҗедә урта хәлле крестян гаиләсендә туа. Алар өч кыз: Хәерниса, Фәхерниса, Гөлниса үсәләр. Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алалар. Ул чагында Иж-Бубый алдынгы, данлыклы мәдрәсә була. 30нчы елларда (хәзерге “Казан педагогик институтында, ул чагында педфак дип аталган) укытучы һөнәренә белем ала. Районыбызга кайтып 1932 елның сентябреннән Тирсә җидееллык мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. Шунда Мифтах белән таныша, өйләнешәләр. 1935 елда беренче балалары Ира дөньяга килә. Ниса Мордвый башлангыч мәктәбенә укытырга күчә. Алабуга педагогик училищесында читтән торып укый, 1940нчы елның 11нче январендә аны тәмамлый. Үз хезмәтен яратып, бөтен белемен, көчен куеп башкара. Мифтах белән дүрт бала үстерәләр. Нисаның сеңлесе Гөлниса кызы Лина белән аларда яши. Гөлнисаның ире Салих сугышта үлеп кала, торыр урыннары булмый. Сугыш елларының авырлыкларын апалы-сеңелле бергәләп күтәрә. Иж елгасы буена яшелчә чәчеп үстерергә йөкләмә бирелгән була. Нисаны бригадир итеп куялар. Берсе ике, икенчесе өч яшьлек баланы Ирага калдырып көннәр буе Гөлниса белән бергә Иж буенда чүп утап, су сибеп фронтка җибәрергә яшелчә үстерәләр. “Барысы да фронт өчен!”- дигән кагыйдз буенча яшиләр. Укытучыларны халыктан заем акчасы, фронтка җибәрергә оекбаш, бияләй җыйдырта, кырда эшләп кайтучы колхозчыларның кесәләрен тикшерергә җибәрә торган булганнар. Ниса: “Алар бер юлдан кайтсалар, мин икенче юлдан китә идем”- дип сөйләде. “Ач балалары өйдә елашып утырган хатыннарның кесәсен ничек тикшерәсең. Ул балалар минем укучыларым ич”- ди торган иде. Ике яшьлек Роберт бик авырган, врач ипи ашатырга кушкан, ә аны каян аласың, әле ярый бәрәңге бар. Шактый озак терелә алмаган Роберт. Шундый авыр елларда да сыерны бетермәскә тырышкан Ниса. Төн йөкламый печән әзерләгәннәр, ярый әле лесхоз агач араларыннан чүп үтау хисабына печән җире бирә торган була. “Авыл халкының бер өлеше хөрмәт белән караса, бер өлеше “Заем”га яздырып йөргән өчен күралмаган. “Немецлар килеп җитсә иң беренче Нисаны тотып бирер идек”- дигәннәр.
Совет хөкүмәте аның хезмәтенә югары бәя биргән өчен көнләшүчеләр дә күп була. “Халык мәгариф отличнигы”, “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”, “За трудовую доблесть” медальләре ала ул. “Заслуженный учитель РСФСР” исеменә һәм күкрәк билгесенә лаек була . Җиңү бәйрәменең еллары булган саен тылда эшләгән авыр хезмәте өчен медаль бирелә.
Картаймыш көнендә авыр сынаулар көткән Нисаны. 1993 елда олы кызы Ираиданы, 1994 елда кече кызы-Ленизаны югалта ул. Авыр кайгылар йөрәк авырулары көчәюгә сәбәп була. 1994 елда инсульт белән урынга ята. “Үз өем, үз көем”- дип яшәгән карчык Тирсәгә кече кызы Роза һәм киявенең йортына килергә мәҗбүр була. Ул еллар - болгавыр үзгәртеп кору еллары. Моңа кадәр персональ пенсия алып яшәгән Ниса “Хәзер совет власте бетте, ул еллардагы законнар юкка чыкты”-дип пенсиясен иң түбән суммада калдыралар. “Гомер буе колхоз эшенә дә чыкмаган хатыннарның да пенсиясе минекеннән күбрәк, 36 ел гомеремне балалар укытуга багышладым бит”, - дип уфтанды ул.
1996нче елның 28 апрелендә бу хәсрәтле, гаделсез дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте...