Наилә апа 1923 елны Көек аулында туган.
Наилә Гариф кызы – Финляндия, Германия һәм Япония сугышларында катнашкан ветеранның тол хатыны. Алар җиде бала – биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Наилә апа бөтен уңайлылыклары булган үз йортында яши. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән балалары һәм оныклары әниләре, дәү әниләре янына даими кайтып йөриләр, аңа карата бик игътибарлылар. Кызларының берсе – Нальчикта, икенчесе – Украинада яши, Казанда, Нурлатта төпләнүчеләр дә бар. Балаларының барысы да белем алган, моның өчен алар әти-әниләренә рәхмәтле.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Наилә апаның күңеле барыбер яшь. Үзен котларга килгән кунакларны да ачык йөз белән, җырлап-биеп дигәндәй каршы алды. Ә бит ул гомере буе тормыш йөген тарткан, авырлыкларны да күп күргән. Сугыш чорында коточкыч суыкларда окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән.
Ул күп укый алмый, дүрт класс кына бетергән. Сугыш башлангач, тракторчылар курсына укырга керә, аннары тракторда да, комбайнда да эшли. Кая кушалар, шунда хезмәт куя. Билгеле, авырлыкларны күп күргән, ләкин яшәргә, тормышны алып барырга кирәк. Наилә апа җырларга яратканлыктан, теләсә нинди табын түрендә кадерле кунак була. Авылдашлары аны ачык йөзле, ярдәмчел, яхшылыгы өчен яраталар. Яхшы күңелле кешеләр генә озак яши, дип әйтәләр бит.