Мин, Насибуллина Дания, 1936 нчы елда Лаеш районы Хәерби авылында туганмын.
Әтиебез 1942 нче елда сугышка киткәч,без әниебез белән ишле гаиләдә калдык: әтинең әбисе, әнисе, әтисе, без әни белән 2 бала. Ашарга юк. Карт әни белән көн саен бүре сазы дигән сазлыкка кузгалакка барабыз. Әни зур капчык белән. Миңа “мишавай мишук” дип йөртәләр иде. Шуны күтәреп кайтам да идәнгә кайтып ава идем. Бабаның ашказаны авырта, аңа гөмбә кирәк иде. Бер барган чагымда гөмбә булмады. Таба алмагач, елап утырганым әле дә хәтеремдә. Ул саз безнең авылга 5-6 чакрымнар ераклыкта иде. Аннан соң ат колагы орлыгы өлгерә иде, аны сырып җыя идек. Авыл кырыенда кычытканнар да калмый иде. Аларны җыярга мин карт әнием белән йөрдек. Ә инде үз әнием көне буе эштә. Ул ай яктысы белән черек бәрәңге җыярга чыгып китә иде. Бервакыт әтинең 3-4 ай хаты булмады, без хат көтеп почта буенда чирәмдә ята идек. Почтада Сталинградтан күчеп килгән 2 марҗа эшли иде. Әтием Мурманскийда хезмәт итә. Яраланып кар күмгән булган. Аның шинель итәге күренеп калган булган. Бер урыс солдаты күреп, 2 чакрым урман эченнэн күтәреп барып, госпитальгә салган. Әтинең аяк-куллары өшегән булган, итекләрен ярып алганнар. Әти 1944 нче елда яраланып кайтты. Кайткач бухгалтер булып эшләде.
1954 нче елның 1 нче апрелендә әтине үзебезнең авылда, сугышка бармыйча, урманда качып ятып, төнлә кайтып, урамда бүре булып улап, тол хатыннарның кәҗә- сарыкларын урлап тиреләрен коега салып йөрүче усаллар үтереп коега салдылар. Әтинең үләренә берәр атна алда гына беләгеннән бармак башы кадәр зыярәт кисәге шешеп килеп чыккан иде. Әтидән без 5 бала калдык. Иң олысы мин идем.
Укулар беткәч, җәй көне, яшелчәдә эшлибез. Бездә 7 еллык мәктәп иде. Ә укулар башлангач, тагын укырга. Әти үлгәндә 17 нче яшем иде. Безне шул үтерүчеләрнең сеңелләре белән Карташ урманнарына урман кисәргә җибәрделәр. 38 градус салкын була иде. Өйдә ирләр булмагач, бөтен авырлык миңа килде. Аннан соң сыер саварга кердем. Фермада иң яше мин идем. Мине Казанга семинарларга йөртәләр иде. Грамоталар да бирделәр. Ләкин бу эшләребезнең берсен дә трудовойга язмаганнар. 18 яшемдә трудовой ачкач та, разнорабочий дип кенә язылган.
1958 нче елда тормышка чыктым. 6 бала үстердек: 3 кыз, 3 малай. Иптәшем Насибуллин Галимҗан 3 ел хезмәт итеп кайткан иде. Улым Динар Төрекмәнстанда, Равил Әфганстанда, Наил Мәскәү буенда хезмәт иттеләр. Үзем бер көн дә өйдә тормадым, безнең вакытта декрет яллары юк иде. Дояркалар ялга чыкса да, берәрсе авырып китсә дә гел мине килеп алып китәләр иде. Шулай эшләп 1980 нче елда 50 яшемдә (35 ел да ничәдер ай стаж белән) пенсиягә чыктым. Алдан 18 яшькә кадәр эшләгәннәребез дә язылган булса, ничә ел булган булыр иде?! Рәхмәт, почёт грамотасы бирделәр. Ветеран труда дигән билетым да бар.
Рәхмәт, безне искә алучыларга. Без тилмереп үскән сугыш балаларын ник искә алмыйлар икән дип бик уңайсызлана идем. Күп язган дип ачуланмагыз, укый алсагыз- укыгыз. Безнең күргәннәрне дәфтәргә генә түгел, томнарга да язып бетереп булмый.
Күптән түгел оныгым “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән китап алып кайтты. Анда минем бабам, әтием, әтиемнең энесе бар. Алар:
1) Бабам: Ермиев Гарифулла Гатаулла улы, 1890 нчы елгы;
2) Әтием: Ермиев Абдулла Гарифулла улы, 1916 нчы елгы;
3) Әтиемнең энесе: Ермиев Фарук Гарифулла улы, 1924 нче елгы.
Шушы китапны күргәч, китапны алып еладым. Чөнки исән кайтканнарны бер дә искә алучы юк. Ә алар бит илгә җиңү алып кайтканнар!