1929 нчы елда Мамадыш районы Сартек авылында туган. Балачак, усмер еллары авыр сугыш елларында үтә. Яшь вакыттан ук тормыш газапларын татырга туры килә аңа,сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үсә ул. Авылдагы барлык авыр эшләр дә аның җилкәсенә төшә: әнисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме?! “Колхозга да эшкә кушалар иде. Атларга камыт кидерергә картлар булышты, чөнки буй җитми иде. Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган идек.”. – дип, искә төшерә торган була ул.
Күп еллар тимерчелектә эшли. 20 елга якын Кукмара районында урманчы булып эшләп фидакарь хезмәт куя. Күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән
2011 нче елда Завод-Нырты авылында вафат була. Туган авылы - Сартектә җирләнгән. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 1536508 от 11.09.2009)