1929 нчы елда Мамадыш районы Сартек авылында туган. Язмыш дигәнең аңа да бәхетле тормыш бүләк итмәгән. Сугыш елларын исенә төшереп сөйләгәндә, аның күзләрендә яшь тамчылары күренә.1941нче елда сугыш башлангач, алар гаиләләре белән ялланып, Казахстан якларына эшкә чыгып китәләр. Авыр эш,сәләмә кием,ашарга җитмәү үзәкләренә үтә. “Нинди генә эш эшләмәдек. Ял да күрмәдек. Әллә нигә бер мунчага гына кайтаралар иде. Чыдадык, сер бирмәдек,”- дип искә ала ул.
18 яше тулгач кына кире туган якларына әйләнеп кайту насыйп була аңа.
Үзе кебек тормыш авырлыгын күргән Насиров Җәлил абый белән гаилә корып, 52 ел бергә гомер итәләр. 2 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерәләр.“Сугыш елларының авырлыгын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Инде минем кебек нужа күрүчеләр сирәгәеп тә барадыр. Яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, шөкер, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза,” -дип хәзерге тормышына сөенеп, балаларына кадерле әни, онык-оныкчыкларына иң әйбәт әби булып Завод-Нырты авылында гомер кичерә Тәгъзимә апа.