Насыйбуллин Габдрахман Габдуллан улы
Насыйбуллин Габдрахман Габдулла улы 1924 елның 10 маенда Алабуга шәһәрендә туа. 1941 елда Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, Чаллы районында укытучы булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Смоленск пехота училищесын 1943 елның мартында тәмамлап, 82 нче укчы гвардия дивизиясендә взвод командиры булып каты сугышларда катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләре белән бүләкләнә. 1943 елның октябрендә авыр яраланып госпитальләрдә озак дәвалана.
Сугыштан соң Габдрахман Габдулла улы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тарих белгечлеге буенча тәмамлап, 1951 елда Алабугага культура-агарту мәктәбенә тарих укытучысы булып кайта һәм уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ә 1956 елдан озак еллар мәдәният училищесының директоры булып эшли.
1978 елның 8 августында Габдрахман Габдулла улының йөрәге эшләүдән туктады, әмма аның якты образы, башлаган гүзәл эшләре хезмәттәшләре һәм укучыларында үзенең дәвамын тапты, тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык матур иде.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.