Менә көнчыгыштан Берлинны каплап тора торган Зелов таулары. Хәмидулла ага (хезмәт 8 нче гвардияче армия) Берлинны штурмлауны шуннан башлады. Анда сугышлар аеруча каты булды. Шундагы биеклекләргә урнашып, немецлар көчле каршылык күрсәттеләр. Кызу сугыш вакытында взвод командиры һәлак булды, тагы берничә сугышчы яраланып сафтан чыкты.Хәмидулла ага югалып калмады, взводка командалык итүне үз кулына калды.
- Взвод ! Минем команданы тыңла! - диде ул шул чакта.-Ватан өчен, алга ! Ура!
Старшина Насыйбуллин үзенең автоматчылары белән алга омтылды, бертөркем немецларның флангысына барып чыкты һәм кыю рәвештә алар өстенә ташланды. Кыска , әмма кызу сугыштан соң аның автоматчылары биеклекне гитлерчылардан чистартылар.
Немецлар берничә тапкыр контратакага күчтеләр. Насыбуллин үзенең автоматчылары белән дошманның һәр атакасын кире кайтара торды. Бу сугышларда Хәмидулла ага бер үзе унбиш фашистны теге дөньяга җибәрде…
25 нче апрель көнен Хәмидулла ага һич тә онытмый. Ул көнне аның автоматчылары Ландвер каналын үтеп китте.Аннары гитлерчыларының, фольксштурмчыларның подваллардан, чардаклардан, тәрәзәләрдән өзлесез атып торган пуля яңгыры, төтен һәм ялкын астында Урбан штрассе, Вильгелм штрассе буйлап үттеләр, алдынгы подразделениеләр белән бергә фашистларны кыра-кыра, гитлерның резиденциясе – империя канцеляриясенә килеп җиттеләр.
Атышлар дәвам итте. Шәһәр янды. Ниһаять , 2 майда Берлин җиңелде. Җиңучеләрнең берсе Хәмидулла ага да рейхстан стенасына : « Без җиңдек . Насыйбуллин», - дип язып куйды.
Фашистлар Германиясен тар- мар итүгә егерме ике ел тулып килә иде. Бер көнне Хәмидулланы район хәрби комиссариатына чакырдылар. «Дүрт тапкыр яраланган, исәнлеге кыл өстендә генә торган инвалид нигә кирәк булды икән» дип уйлады ул шул чакта. Ялгыш чакырганнардыр дип , бармаска да булган иде. Ләкин военкомат белән шаярырга ярамавын белгән Хәмидулла, чакыру кәгазен кесәсенә салып шунда ук өйдән чыгып китте.
Военкоматта аны булек мөдире майор каршы алды.
-Нинди орденнар һәм медальләр белән бүләкләндегез ? - дип сорады ул.
- Кызыл йолдыз , Ш һәм П дәрәҗә Дан орденнары ,
«Батырлык өчен» медале һәм башка медальләр белән …- Ә 1дәрәҗә Дан ордены белән?- Юк. Бүләкләүгә куябыз дигәннәр иде, үткәрмәделәр ахры. Алмадык . - Сез аны хәзер алырсыз , иптәш Насыбуллин. Майор шунда ук Хәмидулланы военком бүлмәсенә алып керде. Подполковник аны аягүрә басып каршы алды : - Иптәш Насыйбуллин Хәмидулла Нотфуллович ! СССР Верховный Советы Президиумының 1946 ел 15 май указы белән Сез 1 дәрәҗә Дан орденына лаек булгансыз. Хөкүмәт исеменнән мин Сезгә шуны тапшырам һәм бу югары бүләк белән чын күңелдән тәбрик итәм ,-дип, Хәмидулланың кулын кысты.
Хәмидулла аганың сугыштан сонгы тормышы.
1946 нчы елның март аенда Совет Армиясеннән үземнең туып - үскән авылыма- Урта Әлкигә кайттым.1947 нче елның май аена кадәр анда эшләп, Ярославльгә күчтек. Анда резина комбинатында прокатчик булып эшләдем.1952 нче елдан Ставропольгә. Куйбышев гидростройда тәэминат начальнигы булып эшләдем. Бу эштә 1967 нче елга хәтле эшләгәннән соң, бик каты авыру сәбәпле – инвалидлыкка чыктым. 1969 нчы елда Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларымны исәпкә алып, персональ пенсиягә чыгардылар. Хәзер Тольяти шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары председателе булып эшлим»,-дип язды үзенең җибәргән хатында.
Хәмидулла Насыйбуллин
апрель,1975 нче ел