Нәбибуллина Нурсама Минигали кызы 1929 нчы елның 10 нчы январенда Мамадыш районы Иске Завод авылында туа. Бәләкәйдән дөнья сөючән, эшчән кыз була. Нурсама апа үзенең башыннан кичкәннәрен бүген безгә сөйләде.
“Мин үзем 4 нче класска кадәр авылда укыдым, ә бишенче классны Түбән Ошмада укыдым. 5нче классны тәмамлагач сугыш башланды. Белем алу туктатылды. 1941 нче елның август аенда минем әти сугышка китте. Әтидән ике тапкыр гына хат килде. Айлар үтте, тик әтидән бүтән хәбәр булмады. Авылга “Сугыш бетте” дигән сөенечле хәбәр килде, ләкин әти кайтмады, ул хәбәрсез югалган кешеләр исәбенә керде”.
“Бу көн сөенечле һәм моңсу иде”, - дип сөйли Нурсама апа. “1953-1954 нче елларда гына безнең тормышыбыз җайланды, рәткә керде” - ди ул. Ләкин шуңа да карамастан, Нурсама апа үзенең әтисен әледә сагына, аның хәбәрсез югалуына ышанмый.