Нәбиуллин Хөрмәтулла Нәбиулла улы 1925 нче елның 5 нче июлендә колхозчы гаиләсендә туган. 1932 нче елда Олы Нырты башлангыч мәктәбендә укый. 1939 нчы елда Завод-Нырты тулы булмаган урта мәктәбендә 7 нче классны бетереп, колхозда хисапчы булып эшли башлый. «Ул вакытта барлык эшне кул көче, атлар белән башкара идек”, – ди Хөрмәтулла абый. Ат белән сука сукалый, тырма тырмалый идек. Кул белән чәчү чәчкәндә, чәчүчеләргә чәчелгән җир белән чәчелмәгән җир араларын күрсәтеп йөри идек. Урак вакытында атлы ургычта /лобогрейка/ урак урдык. Соңрак атлы чәчкеч белән чәчү чәчтек, чәчкечкә капчык күтәреп салырга көч җитмәгәч чиләкләр белән сала идек», - ди. «1941 нче елда сугыш башлангач бөтен эш хатын-кызларга, малайларга калды. Эш тагын да күбәйде көндез урак урдык, төннәрен атлар белән көлтә ташыдык. Ул икмәкне Кукмара заготзерносына ташыдык.»
Нәбиуллин Х. Н. 1943 нче елны армиягә алына. Монголия далаларында хезмәт итә. Чик буен япон самурайларыннан саклауда катнаша. Япония белән сугыш башлангач 284 нче дивизия составында Хинган тауларын кичеп Кытай Халык Республикасы жирләрендэ сугыша. Байкал арты фронты Сары диңгезгә таба юл тота. Кытайның Төньяк-көнчыгышындагы Бэньси, Чэфьэн һәм башка күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Сугыш тәмамлангач кире Монголиягә кайтарыла. 1945 нче елның нояберендә Владивостокта, соңыннан Южно-Сахалинск шәһәрендә хезмәт итә. Ел ярым хезмәт иткәннән соң Советский Гавань портына күчерелә. 1950 нче елның апрелендэ хезмәт срогын тутырып демобилизацияләнә.
1950-1951 нче елларда Икшермә МТСында учетчик, 1951-1957 нче елларда колхозда кырчылык бригадасы бригадиры булып эшли. 1957 нче елның январеннән 1962 нче елның сентябрь аена кадәр Олы Нырты авылы советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1962-1967 нче елларда Саба совхозы оешканнан соң, аның управляющие итеп билгеләнә. Соңыннан бригадир, пенсиягә кадәр жиде ел ферма мөдире булып эшли. 1985 нче елның 5 июленнән лаеклы ялда.
Хөкүмәтнең 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, За боевые заслуги һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.