Нәфикова Җүәйрә Газиз кызы 1929 нчы елның 10 июнендә Сүлә авылында туган.Саба районы Сүлә авылы табигатьнең иң матур урыны Мишә елгасы буена урнашкан. Сүлә авылын урман, тау, агач посадкалары, яшеллеккә төренгән болыннар урап алган.Җәй көне урманда кура җиләге, чикләвек,гөмбә күп үсә. Авыл халкы шушы нигъмәтләрдән кышка җитәрлек компот, варенье кайната.
Нәфикова Җүәйрә шушы яшеллеккә төренгән кечкенә генә авылда 1929 нчы елның 10 июнендә туган. Ул вакытта авылда 70 хуҗалык булган. Авыл халкы тырыш, эшчән, хезмәт сөючән бик тату яшәгән, биш балалы ишле гаиләдә өченче бала булып туган. 1-4 классларны авыл мәктәбендә укыган,5-7 классларда Югары Утар мәктәбендә белем алган. Аннан соң Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин кире кайта. Иптәшләре белән урман кисәргә, окоп казырга, вагон төяргә йөри. Бригадир булып та эшли. Ул утырткан посадкалар хәзер урманга әйләнеп үсеп утыра.
Сугыштан соңгы елларда авылда терлекчелектә һәм яшелчәлектә эшли. 46 ел гомерен хезмәттә үткәрә һәм тырыш хезмәтләре өчен 5 медаль белән бүләкләнә.
Хәзергесе ваытта 5 вакыт намазын укып балалары янында кадерле әни, әби булып тыныч тормышта сау-сәламәт гомер кичерә.